Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәйрияче Әсгать Галимҗанов вафат

Бүген 80нче яшендә танылган Татарстан хәйриячесе Әсгать Галимҗанов вафат булган Гомерен хәйриялек эшенә багышлаган Әсгать Галимҗановны Татарстанда белмәгән кеше юктыр. Башкалабыз Казан үзәгендә, Меңьеллык мәйданы скверында аңа һәйкәл тора. Мэрия ул исән вакытта ук образын мәңгеләштерүгә лаек дигән карарга килгән иде. Скульптура композициясендә Әсгать Галимҗанов җигүле атны тотып барган рәвештә...

Бүген 80нче яшендә танылган Татарстан хәйриячесе Әсгать Галимҗанов вафат булган

Гомерен хәйриялек эшенә багышлаган Әсгать Галимҗановны Татарстанда белмәгән кеше юктыр. Башкалабыз Казан үзәгендә, Меңьеллык мәйданы скверында аңа һәйкәл тора. Мэрия ул исән вакытта ук образын мәңгеләштерүгә лаек дигән карарга килгән иде. Скульптура композициясендә Әсгать Галимҗанов җигүле атны тотып барган рәвештә ясалган. Арбага балалар утыртылган. Һәйкәлнең авторы - Асия Миңнуллина.

Әсгать Галимҗанов гомере буе ятим, инвалид балаларга булыша. Ул озак еллар балалар йортлары, интернатларга акча күчергән, микроавтобуслар бүләк иткән шәхес. 2005 елда ул "Казанның абруйлы гражданины" исеменә лаек булды.

Чыганак :http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52699-h

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев