Фәйрүзә Бәдәмшина: Батырларны онытмасак иде!..
Апрель ае бик күп тарихи даталарга бай.
Куанычлысы да, кешелек җәмгыятенә зур фаҗига буларак кереп калганнары да бар. Шуларның берсе - 1986 нчы елның 26 нчы апрелендә Чернобыль атом электр станциясендәге фаҗига. Бу фаҗига корбаннар һәм зарарланучылар саны буенча да, экономик зыян ягыннан да тарихта иң зур катастрофа булып тора. Чернобыль авариясенең корбаннары Нагасаки һәм Хиросимада атом бомбасыннан һәлак булган корбаннар саныннан да күпкә узып китә.
Әйе, хатирәләрне еллар агышы гына оныттыра алмый шул. Районыбызның Тәберде Чаллысы авылы егете Гиззатуллин Илфат Ильяс улы да авария калдыкларын чистартырга җибәрелгән солдатларның берсе булган. Иң көчле нурланышны да нәкъ менә шушы авария калдыкларын чистартырга җибәрелгән 600 мең кеше алганлыгы билгеле.
Илфат абый бу вакытта Саратов шәһәрендә армиядә хезмәт итә. Аның белән бергә Юлсубино авылы егете Бәдәмшин Камил Хәмит улы да була. "Аның белән армиягә кадәр үк таныш идек. Казанда ДОСАФ та бергә укыдык, механик- водитель һөнәрен үзләштердек. Шуннан армиягә киттек, бер котелоктан ашадык. Бик ярдәмчел иде",- дип юксынып искә ала аны Илфат абый. Юксынып дим, чөнки Камил Хәмит улы инде исәннәр арасында юк. Аның турында бергә хезмәт иткән иптәшләре һәм күкрәк билгеләре генә сөйли. Илфат абый исә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Бу бүләк аңа кыйммәткә төшкән төшүен. Алар механик- водитель буларак радиация үлчәп йөргәннәр. Ә бер көнне станция янында аларның тягачы сүнеп кала. Тормышларын куркыныч астына куеп тягачтан чыгарга туры килә. Нәтиҗәдә 44 рентген күләмендә радиация ала.
Аларга монда 26 нчы майга кадәр булырга туры килә. Радиация күп алганнарны 30 км ераклыктагы зонага күчерәләр. Монда да ул безнең авыл егете Камил белән бергә госпитальгә эләгә. Соңыннан 10 солдатны кире частька кайтарып җибәрәләр…
2011 нче елда чернобыльчеләрнең исемнәрен мәңгеләштергән Хәтер китабы басылып чыкты. Аларның исемнәре Казанның бер урамында да урын алган. Безгә дә үз батырларыбызны барларга, аларның исемнәрен мәңгеләштерергә вакыт җиткәндер. "Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!"- дигән зирәк әйтем бар бит халкыбызда. Хәтеребезне, янәшәдә генә безнең белән бергә яшәүче батырларыбызны, ил сакчыларыбызны онытмасак иде.
Фәйрүзә Бәдәмшина,
Юлсубино авылы,
Кадыйр Сибгатуллин премиясе лауреаты.
Фотода Тәб. Чаллы авыл егете Гиззатуллин Илфат Ильяс улы Юлсубинодан Бәдәмшин Камил Хәмит улы белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев