Кит, булмас, дисезме? Ә менә була икән шул!
Түбән Камада барган концерты вакытында көтелмәгән хәл килеп чыга. Җырчы бу хакта «Дуслар, яңалык бар: өйләндем» дип Инстаграмда уртаклаша, дип яза "Татар тудей".
Видеодан күренгәнчә, Фирдус Тямаев белән залда утыручы тамашачылар арасында җанлы диалог бара. Арадан берсе артистка «Интернеттагы негатив язмаларны ник бетерәсең», дип шелтә белдерә.
«Сиңа начар язуларны көндәшчеләрең яза, миңа 18 яшь булса, кияүгә алыр идеңме?» дип сорый ханым. Аңа җавап итеп, Фирдус бу ханымга: «Хәзер үк алам. Чык миңа кияүгә!» дип тәкъдим ясый. «Мин 68дә. Син мине алмыйсың» дигән апага ул: «Алам. Чык миңа кияүгә. Бар, пенсияләреңне, алтыннарыңны ал да киттек!» дип шаярта.
Күңеле булган тамашачы комментарийларда «Боевой хатын бу!» дип язган..
https://kiziltan.ru/kultura/20550-fidus-tyamaev-ikencheg-yln.html
фотоsaba-rt.ru
Нет комментариев