Чехиядә туса да, җаны-тәне белән Татарстанда, бармаклары белән татар баянында ул.
Сүз «Татар моңы» лауреаты, оста баянчы Динар Бәдретдинов хакында. Яшь егетне әле бик белеп бетермиләр, шулай да иҗат букчасы шактый саллы аның: Бәширә Насыйрова, Нурзадә, Лилия Муллагалиева, Рәсим Низамовлар белән концертлар биргән. 29 яшен тутырып, үз концертын оештырырга тәвәккәлләгән. Шул уңайдан аның белән күрешеп аралаштык.
- Белүемчә, Чехиядә тугансың. Казанга нинди җилләр алып килде?
- Әти Чехиядә хезмәт иткән чакта әни дә янында яши. Мин дөньяга аваз салгач, күп тә үтми, Казанга кайтканбыз. Казанны яратам, бәхетем дә шунда. Хәзер исә үз гаиләм дә бар, дүрт айлык кызым Зәринә үсеп килә. Миңа дәрт биреп торучы кеше ул.
- Әтиең - хәрби кеше. Улының музыка өлкәсенә кереп китүенә ничек карады?
- Әниләр күптән аерылышты. Әтинең инде икенче гаиләсе бар, шуңа күрә аннан рөхсәт сорамадык. Дәү әтием тальянда уйный иде, әни дә бераз баянда уйный белә, шуңа күрә мине дә музыкага бирергә булганнар. Алты яшемнән алып музыка белән яшим: музыка мәктәбен, училищесын, консерваторияне тәмамладым. Унҗиде ел буе укыдым, чын профессионал булып чыктым инде (көлә)! Минем өчен бик озак булды ул, алай ук күп уку кирәкмидер.
- Соңгы арада татар эстрадасында баянчыларның сольный номерлары күренә башлады. Бу күренеш руслардан кергәнме, синеңчә?
- Әйе, Пётр Дранго дигән егет чыгарды ул моданы. Хәзер бөтен кеше аның көйләрен уйный. Без дә калышмыйбыз: махсус баян, аккордеон өчен генә эстрада композицияләре ясыйбыз, бии-бии уйныйбыз. Элек бит гармунчылар сәхнәгә чыгып утырып, аранжировкасыз-нисез, әсәрне уйныйлар иде. Пётр исә төрле эшкәртмәләр ясап, икешәр сәгать аккордеонда уйный. Бер кеше дә аны тыңлап арымый, чөнки аны шоу буларак кабул итәләр. Татарда исә ул киң таралмаган: тамашачыга уен гына түгел, җыр да кирәк.
- Баянчы белән җырчы арасында көндәшлек бармы?
- Юк, минемчә. Җырчылар күп, ә баянчылар дефицит. Җырчылар һәрвакыт баянчыларга: «Син буш түгелме?» - дип шалтыратып торалар. Сәхнәгә хәзер кем генә менми. Мин кайчак «Мәйдан» телеканалына карап утырам да, кемнәр соң болар, дип аптырыйм. Шулай да безгә, баянчыларга, җырчыларның күп булуы бик әйбәт: эш бар, димәк. Яшь баянчылар да күбәйде, тик аларның үзләре арасында да андый зур конкуренция бар димәс идем. Тормыш булгач, төрлесе килеп чыга, әлбәттә. Әле менә берәү Гөлнара Тимерҗанова концертында минем «плюсовка»мны куеп, бармак белән селкетеп кенә басып торган. Судлашыргамы-юкмы дип йөргән чагым, бик үпкәләдем шуңа. Кемдер эшли, ә кемдер тамашачы алкышларын җыя.
- Баянның татар эстрадасындагы киләчәген ничек күзаллыйсың?
- Киләчәге бар. Баянчылар эстрада юнәлешендә үз юлын таптылар. Халык көйләренә, классикага эшкәртмәләр ясап, репертуарны баетып торабыз. Киләчәктә халык классикага кире әйләнеп кайтачак барыбер. Беркайчан да искерми бит ул, шуңа күрә баян да популярлаша. Мин үзем классик көйне заманча эшкәртеп уйныйм, шуны халык бик кызыксынып тыңлый, димәк, классикага кайтуга җирлек яралган инде.
- Музыкадан тыш, нинди кызыксынуларың бар?
- Футбол яратам: карарга да, уйнарга да. Үзем өчен атнага ике тапкыр футбол уйнарга йөрим. Үләм инде футбол дисәләр. Аннан тыш ди-джей буларак та эшлим. Хәзер менә үземне алып баручы ролендә дә сыныйм.
- Шулай йөри торгач, җырлап та китәрсең әле…
- Белмим инде, җырга сәләтем бик юк. Җырларга яратам, тик үз тавышым ошамый. Киләчәктә, бәлки, җырчы да булырбыз. Менә концертымда бер җыр җырлап карыйм инде, ничек кабул итәрләр (көлә).
- Концерт дигәннән, 19нчы ноябрь көнне узачак сольный концертыңнан нәрсә көтәргә? Дранго кебек ике сәгать буе уйнап кына торачаксыңмы?
- Юк, безнең тамашачыга авыр булыр әле андый тамаша, шуңа күрә җырчылар да чакырдым. Якын иҗатташ дусларым инде алар: Бәширә Насыйрова, Нурзадә. Алып баручы - дустым Айнур Сөләйманов. Ул әле зур популярлык казанмаган егет, шулай да бик талантлы кеше, пародия остасы да әле. Кызык булырга охшаган, Ходайга тапшырдык инде. Тагын ни дияр тамашачыларыбыз… Димәк, 19нчы ноябрьдә Филармония концерт залында кич җиденче яртыда концертыма көтеп калам.
Лилия ГАЛИМОВА.
http://beznen.ru/basma/2014-46/dinar-bedretdinov-konservatoriya-temamlap-estradaga-kittem/
Нет комментариев