Җәмгыять

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аттестат бланклары сатып алачаклар

Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен барлыгы 30 190 аттестат бланклары сатып алырга планлаштыралар.

 Заказ бирүче - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Контрактның башлангыч бәясе 6 177 829 сум тәшкил итә.

Гомумән, төп  (9 сыйныфтан соң) һәм урта гомуми (11 сыйныфтан соң) белем турындагы 30 190 аттестат бланкларын алу күздә тотыла.  Аттестатның бер бланкы якынча 316 сумга бәяләнә,аның кушымтасы – 92 сум тирәсе.


Нет комментариев