Бурычлар аркасында туйдан машинаны алып киткәннәр
Бурычлар аркасында туйдан машинаны алып киткәннәр
Лениногорскта яшәүче берәү банктан кредит алган булган. Үзенең машинасын залог буларак куйган. Кыскасы, бу ир-ат кредитын түли алмый башлаган, бурычы 700 мең сумнан арткач, эш судка барып җиткән. Тик бу кеше суд приставларыннан качып йөргән, машинасын да гел яшергән. Ләкин, эзенә тиз төшкәннәр. Бурычлыны туй вакытында тотканнар.
Бу кеше ЗАГСка танышларының туена килгән булган. Машинасы да туй кортеджында, ленталар белән бизәлгән. Суд приставларын бу туктатып калмаган, алар ленталары белән бергә машинага арест салганнар, дип хәбәр итә Татарстанның баш суд приставы матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Хәлимова.
Суд приcтавлары бурыч түләмәүчеләр белән көрәштә закон нигезендә рөхсәт ителгән алымнарның барысын да кулланалар: бурычлы кешенең шәхси милеген тартып алу, хезмәт хакыннан акчаны тотып калу, күчемле һәм күчемсез милекне теркәүдә чикләүләр кертү дисеңме... Иң үтемле ысулларның берсе – чит илгә чыгуны тыю, транспорт чарасын йөртергә рөхсәт итмәү.
Фото: r16.fssprus.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа