Бүген, 11 августта, Татарстанда антициклон йогынтысы нәтиҗәсендә коры һәм чагыштырмача эссе һава торышы була. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Иртән урыны белән төнлә төшкән томан саклана.
Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектәге җил исәчәк (Бофорт шкаласы нигезендә, секундына 3,4-5,4 метр тизлектәге җил җиңелчә, 5,5-7,9 метр тизлектәге җил уртача, ә 8,0-10,7 метр тизлектәге җил салкынча җил дип атала).
Шактый салкынча төннән соң (+6..+11 градус) көндез республикада һава +22..+27 градуска кадәр (Казанда +23..+25 градуска кадәр) җылыначак
Нет комментариев