Бу атна башыннан Балык Бистәсе районында коррупциягә каршы тору буенча республика эксперт комиссиясе эшли башлады.
Җәмгыять

Бу атна башыннан Балык Бистәсе районында коррупциягә каршы тору буенча республика эксперт комиссиясе эшли башлады.

Составында 20 дән артык белгеч булган комиссияне Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча Идәрәсе җитәкчесенең урынбасары Иван Николаевич Гущин җитәкли.

-Безнең бурыч кемнәрнедер җинаять җәзасына тарту яки рәшәткә артына утырту түгел, без районда законлылыкның үтәләшен , үзгәрешләрнең гамәлгә керешен тикшерү, бу юнәлешләрдә үзебезнең ярдәмне күрсәтү, моннан өч ел элек булган визитыбызның карарлары үтәлешен, шул нигездә нинди эшләр башкарылуын барлау,- диде ул муниципаль хезмәткәрләр катнашында узган киңәшмәдә.

Аннан комиссия әгьзалары муниципаль хезмәткәрләр арасында психологик анкета- сораштыру үткәрүдән эш башлап җибәрделәр.Алар районыбызда атна азагына чаклы булачаклар. Аларның планында гражданнарны кабул итү, районыбызның эшмәкәрләре белән очрашу да каралган.

Фото dou459.forchel.ru


Нет комментариев