Бик иртә киттең , кызым , бу дөньядан
Гомер бирдем, сөю-назлар бирдем, үстердем сине төн йокыларымны калдырып. Бик иртә киттең кызым, бу дөньядан, сагыш утларында мине яндырып.
Кызымны югалту гаиләбез өчен бик авыр булды. Озакка сузылган авырудан соң кызым Рузалия терелә алмады. Йөрәкләргә төзәлмәслек яра салып, мәңгелеккә якты дөньядан китеп барды. Әлеге рәхмәт хаты аша кызымны җирләүдә булышкан, авыр вакытта безнең кайгыбызны уртаклашкан, рухи һәм матди яктан ярдәм итүче барлык туганнарыбызга, күршеләребезгә, дусларыбызга һәм якыннарыбызга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Безгә ярдәм кулы сузганнары өчен Аллаһы Тәгалә аларның барысын да зурласын.
Һәммәгезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, кайгы-хәсрәтсез көннәр теләп калабыз.
Зур ихтирам белән Нәҗмиевлар гаиләсе.
Рус Әшнәге авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа