Бүгеннән Балык Бистәсе районын җитәкләү Илдар Таҗетдиновка йөкләнде
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашындагы Балык Бистәсе районы советы утырышы узды, анда муниципалитет башлыгы Илһам Валеевның отставкага китүе кабул ителде.
Татарстан Премьер-министры тарафыннан Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкару - районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Рәшит улы Таҗетдиновка(әлеге вазыйфага да ул бүген билгеләнде)йөкләү тәкъдим ителде. Ул 2011 елдан бүгенге көнгә кадәр кадәр "Алабуга" махсус икътисади зонасы генераль директоры урынбасары вазифасында булган.
Яңа җитәкче үзенең чыгышында берничә җөмләдә алгы бурычларны ассызыклады." Балык Бистәсе хезмәт сөючән халкы белән горурланырлык төбәк.Бер генә сугышчы берни кыла алмый дигән хакыйкать яши. Бергәләп, бер команда булып эшләрбез дигән өметтә калам",- диде Илдар Таҗетдинов.
Илдар Таҗетдинов тумышы белән Балык Бистәсе районыннан,кан тамырлары белән Президентыбыз туган-Яңа Арыш авылына барып бәйләнә..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев