Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бүген Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Валеев үз вазыйфасыннан китте

Моннан берничә минут элек Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашындагы Балык Бистәсе районы советы утырышы узды, анда муниципалитет башлыгы Илһам Валеевның отставкага китүе кабул ителде.

Татарстан Премьер-министры тарафыннан Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкару - районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Рәшит улы Таҗетдиновка(әлеге вазыйфага да ул бүген билгеләнде)йөкләү тәкъдим ителде. Ул 2011 елдан бүгенге көнгә кадәр кадәр "Алабуга" махсус икътисади зонасы генераль директоры урынбасары вазифасында булган.

Илһам Вәлиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга хезмәттәшлек һәм уртак хезмәт өчен рәхмәтен җиткерде. Аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов Указы нигезендә" Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" медаль ордены тапшырылды.Күгәрчен авыл җирлеге депутаты Айрат Сафин Илһам Валеевка"Районның почетлы гражданины" исемен бирү тәкьдиме белән чыкты. Депутатлар әлеге тәкьдимне бердәм хупладылар.

Балык Бистәсе районы башлыгы булып Илһам Вәлиев 2008 елдан эшләде.

Яңа җитәкче үзенең чыгышында берничә җөмләдә алгы бурычларны ассызыклады." Балык Бистәсе хезмәт сөючән халкы белән горурланырлык төбәк.Бер генә сугышчы берни кыла алмый дигән хакыйкать яши. Бергәләп, бер команда булып эшләрбез дигән өметтә калам",- диде Илдар Таҗетдинов..

Балык Бистәсе районы Советының чираттан тыш булган утырышында шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары, территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчсе Илнур Гарипов, Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев