Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр яктылык кайтаргычларга вак-төяк дип карамагыз

Балыкбистәлеләр яктылык кайтаргычларга вак-төяк дип карамагыз

 

Билгеле булганча, хәзер тәүлекнең караңгы вакытында, яки күз күреме начар булганда торак пунктлардан читтәге юл кырыеннан (обочинадан) барганда җәяүлеләр киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар урнаштырырга бурычлылар. Кыскасы, алар транспорт йөртүчеләргә ерактан ук күренеп торырга тиешләр. Без исә торак пунктларда да киемнәргә яктылык кайтаргычлар куярга киңәш итәбез. Бу бигрәк тә балаларга кагыла. Шуңа да ата–аналар балаларына яктылык кайтаргычлы өс киемнәре алу, я булмаса беләзек, значок формасындагы элементлар кую турында кайгыртсыннар иде. Кызганычка каршы, күпләр бу гади генә таләпне дә үтәмиләр.

Фарасының якын уты кабызылган машина йөртүче җәяүлене нибары 50 метр ара калгач кына күреп ала. Ә инде киемендә яктылык кайтаргыч булса бу ара 200 метрга кадәр арта. Шоферның тизлекне киметергә дә, җәяүлене урап узарга да вакыты кала димәк. Яктылык кайтаргыч элементлар куллану җәяүлене таптату ихтималын 65 процентка кадәр киметә.

Тәүлекнең караңгы вакытында юл кырыеннан җәяүләп атларга туры килсә киемнәрегезгә яктылык кайтаргычлар куярга онытмагыз, хөрмәтле райондашлар! Бу мәсьләгә вак-төяк дип карамагыз, аерым очракларда яктылык кайтаргыч сезнең гомерегезне саклап калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса