Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, куркынычсызлык кагыйдәләрен саклагыз

Быел кыш башланганнан алып, тотрыклы салкынча һава торышы саклана, димәк, газ ягу казаннарына да йөкләнеш арта.

Алар хәзер максималь режимда эшли. Шуның өчен алдагы озын Яңа ел каникулларында газ приборларына игътибарны тагын да арттырыйк. Шушы уңайдан “Зәңгәр ягулык” фәкать жылылык һәм уңайлык китерсен өчен үтәлергә тиешле таләпләрне тагын бер кат искә төшерү урынлы булыр. Кулланылган җиһазларының техник характеристикалары эксплуатацияләүнең реаль шартларына ни дәрәҗәдә туры килүе кешеләрнең иминлегенә дә турыдан-туры бәйле. Әйтик, бүлмәдәге һаваның бер проценты гына исле газдан торса да, кеше үлеменә китерергә мөмкин. Шуңа күрә газ җиһазларында төзексезлек килеп чыкканда, кичекмәстән краннарны ябарга һәм газ хуҗалыгы хезмәткәрләрен чакырырга кирәк. Газ исе килгәндә, җилләтү өчен тәрәзә яки форточканы ачарга, электр җиһазларын кабызмаска һәм сүндермәскә, ишек кыңгырауларына басмаска, газ исе килмәгән бүлмәдәге телефоннан 04 номерына шалтыратып, диспетчерлык хезмәтен чакыртырга кирәк. Ә менә түбәндәгеләр катгый рәвештә тыела: газ җиһазларының урынын үзгәртү, аларны алыштыру, ремонтлау; тиешле оешмалар белән килешмичә, газ җиһазлары урнашкан бүлмәне үзгәртү; җиһазларның конструкциясенә үзгәрешләр кертү; төтен һәм вентиляция каналларын үзгәртү, томалап кую; куркынычсызлыкны тәэмин итүче һәм газ ягуны көйләүче автоматиканы аеру; плитәне бүлмә жылыту өчен кабызып тоту; газ чыгуын тикшерү өчен ачык уттан файдалану.

Әлеге элементар кагыйдәләр үтәлгәндә бәла-каза читләтеп үтәр. Шулай ук «Сабагаз» объектларында террорчылык актларын булдырмау максатында район халкына шуны җиткерәбез: газүткәргечләр, газ бүлү шкафлары, котельныйлар янында шикле әйберләр табылганда дежур диспетчерга шалтыратырга кирәк.

Газ ягулыгы кулланган өчен вакытында түләргә дә онытмыйк. Яңа елга бурычлы булып кермик.

“Сабагаз” идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса