Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, күп функцияле үзәк ауга да бирә рөхсәт

 Татарстан күп функцияле үзәкләре мехлы җәнлекләрне аулауга рөхсәт кәгазе бирә башладылар.

 Мехлы җәнлекләрне аулау- иң популяр ау сезоны. Быел Татарстанда төлке һәм корсакны 15 сентябрьдән 29 февральгә, кондызны 1 октябрьдән 29 февральгә, үр куянын 15 октябрьдән 10 гыйнварга, сусарны 15 октябрьдән 29 февральгә кадәр ауларга мөмкин.

Күп функцияле үзәккә гариза бирү өчен үзең белән паспорт, федераль үрнәктәге ау билеты алып килергә кирәк. Шулай ук дәүләт пошлинасын, аерым очракта, хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен салым түләү зарур. Күп функцияле үзәкләр гомуми файдаланудагы аучылык урман-кырларында аулау өчен рөхсәт бирәләр.

Биредә шулай ук киекләргә көзге-кышкы ау сезонына да рөхсәт алырга мөмкин.

 

Автор Илгиз Җамалиев.

фотоpunkt-a.info

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса