Агымдагы елның 29 апрелендә Россиянең һәр субъектында, хәтта аннан читтә дә “Җиңү диктанты” Бөтенроссия тарихи акциясе узды.
Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрне мәйданчыкларда, шулай ук онлайн-режимда да тикшерергә мөмкинлек тудырылды. Балыкбистәлеләр дә әлеге чарага теләп кушылдылар. Диктантны ике мәйданчыкта - Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясендә һәм Котлы Бөкәш мәктәбе базасанда яздылар.
- Әлеге чарада теләге булган һәркем катнаша ала. Диктантка алдан әзерләнү өчен сайтта теркәлергә һәм диктант төзүчеләрнең тренировка тестларын узарга кирәк. Акция башланыр алдыннан катнашучыларга кереш иструктаж үткәрәбез. “Җиңү диктанты” 25 сораудан тора. Эшләү өчен 45 минут вакыт бирелә. Сораулар төрле. Текстта төшеп калган сүзләрне язарга, сугышка багышланган поэманың авторын атарга, китерелгән өзек нигезендә шәһәрне, вакыйганы яки сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы билгеләргә һәм башка биремнәрне үтәргә кирәк булачак, -дип аңлатып узды чарага җаваплы кеше, оештыручы Лариса Крюкова.
Район башлыгы Илдар Таҗетдинова та әлеге чарада катнашты. Ул Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясе мәйданчыгына килде.
-Бөек Ватан сугышында халкыбызның күрсәткән батырлыгын һәрвакыт хәтердә сакларга бурычлыбыз. Мин «Җиңү диктанты»н бу вакыйганың тарихи дөреслеген саклауда зур өлеш кертә дип уйлыйм, - диде ул.
Катнашучылар арасында мәктәп укучылары, укытучылар бар иде. Гимназиягә килгән тыл ветераны Анна Степанова үз әтисен сугышка озату мизгелләрен хәтерендә яңартты, күкләребезнең аяз, дөньяларыбызның тыныч булуын теләде. “Котлы Бөкәш мәктәбендә узган “Җиңү диктантында” да катнашучыларның зур активлыгы сизелде. Котлы Бөкәштән тыш, күрше-тирә авыллардан Шомбыт, Биектау, Мәшләк, Юлсубино мәктәпләреннән дә укучылар, укытучылар күп килгән иде. Чара башланганчы Котлы Бөкәш авылының тыл ветераны Нургали Шакиров үзенең яшьлек елларын искә төшерде, “Җиңү диктантында” катнашучыларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады”, - дип хәбәр иттеләр безгә Котлы Бөкәш мәктәбеннән.
“Җиңү диктантын” акциясендә һәр катнашучы сертификат, ә оештыручылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр
Нет комментариев