Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Яңа Арыш юртаклары призерлар арасында

Узган атна ахырында Арча районының Яңа Кырлай авылында традицион Ат көне  булып узды.  Бишенче тапкыр уздырыла торган бәйрәмдә   Татарстанның барлык районнарыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән  килгән спортчылар катнашты.

  Ярышлар атларның токымнарына, җайдакларның яшенә бәйле рәвештә уннан артык номинациядә үткәрелде. Чиста токымлы, ярым токымлы, татар токымлы һәм җирле атлар төрле дистанцияләрдә  көч сынашты.

 Әлеге мәртәбәле бәйгедә безнең район данын Яңа Арыш авылыннан Нурислам Мостафин (атының кушаматы “Йолдыз”) һәм Салават Гобәев (“Буян”) якладылар. Юртаклар икесе дә “Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе” җәмгыятенеке (җитәкчесе Айнур Мифтахов). Алар ярым токымлы атлар чабышында катнаштылар. Нурислам – икенче, Салават өченче урыннарны алуга ирештеләр.

 

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса