Балык Бистәсендә прививка кампаниесе дәвам итә
Җәмгыять

Балык Бистәсендә прививка кампаниесе дәвам итә

 Менә бер елдан артык инде дөнья яңа коронавирус инфекциясе белән көрәшә. Аннан бер генә ил, шәһәр, авыллар да читтә калмады.

Пандемия чорында Балык Бистәсендә 102 кешенең коронавирус инфекциясе белән авыруы мәгълүм. Агымдагы елның 1 маеннан 17 маена кадәр 7 кешедә яңа COVID-19  ачыкланды. Хәзерге вакытта район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар госпиталендә 24 кеше дәвалана.

Бүгенге көндә вакцина ясату иң отышлы чараларның берсе. Бик күп райондашларыбыз шуны аңлап хастаханәгә прививка ясатырга киләләр. Коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясауның тәүлек буе башкарылуы да бик уңайлы. Гадәти эш көннәрендә аның өчен район үзәк поликлиникасына, ә эш сәгате тәмамланганнан соң һәм ял көннәрендә “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә килергә була. Барлыгы 1545 балыкбистәле вакцина ясаткан инде.

“Авыру яңа, катлаулы, сәламәтлекне югалтуга бер адым булып тора.  Шуңа күрә прививка ясатмыйча сез үзегезне, якыннарыгызны куркыныч астына куясыз, инфекцияне дә башкаларга күчерү мөмкинлеген бирәсез” – район үзәк хастаханәсе табиблары еш кына әнә шул сүзләрне кабатлый. Чынлыкта да уйланырга җирлек бар! Саулыкның кадерен югалткач кына аңлыйбыз. Соңармаска иде!

 


Нет комментариев