Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә кышкы фестиваль булып узды

Бөтенсоюз ГТО комплексы төзелүгә -  90 ел. Район үзәгендә әлеге истәлекле датага багышланган “Хезмәткә һәм оборонага әзер” кышкы фестивале булып узды. Җиңүче командалар Лаеш районында узачак зона этабында катнашачак.

Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Сәламәт кеше тормышка шатланып яши, яхшы укый, эшли, кешеләргә, туган иленә файда китерә. ГТО программасы да халыкның сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән. Ул физик әзерлек программасы, - дип сөйләде Балык Бистәсе районы буенча ГТО координаторы Алисә Фугина.

Кышкы фестивальдә мәгариф оешмалары, оешма-предприятиеләрдән сигез команда катнашты. Һәр команда сигез кешедән торды. Алар 9 яшьтән 59 яшькә  кадәр, һәр яшь төркеменнән берәр кеше. Катнашучылар ГТОга кергән сынау төрләре буенча ярышты. Шулай ук 2-3 километр ераклыкка чаңгыда узышты. “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, диләр. Спорт белән шөгыльләнү бик кирәк. Шәхсән үзем барлык спорт төрен дә үз итәм. Бик теләп команда белән кышкы фестивальдә катнашып кайттым”,- диде “Район мәдәният йорты” командасы катнашучысы Марсель Җәләлов. “Безнең гаиләдә спортка, сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирелә. Кечкенәдән абыйларыма ияреп футбол, хоккей уйнап үстем. Шуңа күрә спортның һәр төрен үз итәм.  Бүгенге кышкы фестивальдә дә бик теләп катнаштым”,- диде “Ямаш мәктәбе” командасында катнашучы – 8 сыйныф укучысы Әмир Баһавиев.

Агымдагы елда “Хезмәткә һәм оборонага әзер” нормаларын тапшырып, төрле значокларга ия булучылар арасында: алтын значок ияләре – Илназ Шакиров, Альберт Шәрәфетдинов, көмеш значок ияләре – Зөфәр Вәлиуллин, Радик Галиуллин, Алексей Лаврентьев, Ринат Гыйниятуллин, Рәмзия Шәфигуллина, бронза значок ияләре – Наталья Самойлова, Искәндәр Бәдретдинов, Оксана Бекеева, Светлана Писарева, Ләйсән Павлова бар.

Гөлназ Зарипова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса