Балык Бистәсе Яр буе паркында кар сыннары җирдә ауный...
Һәр елны район оешмалары, авыл җирлекләре арасында Яңа елга иң матур бизәлешкә бәйге үткәрелә.
Быел да әлеге матур традиция үз төсен югалтмады. Үзәк мәйдан, оешма-учреждение каршындагы мәйданчыкларда кар-боздан эшләнгән сыннар, гирляндалар белән бизәлгән чыршылар барлыкка килде.
Оештыручыларга, шушы матурлыкны тудырган осталарга рәхмәттән гайре ни дисең?! Сокланырлык кына югыйсә, әмма әлеге гүзәллекне җимерүчеләр дә табылган инде. Боларын аңлатырга сүз җитми. Үзәк мәйданда боздан эшләнгән сыннарның кайбер өлешләре ватылган, Чулман буендагы ял паркындагы кар сыннары җимерелгән. Ни җитми бүгенге адәм баласына? Тәрбия булмаумы, әллә шәфкатьсезлекме бу? Күңелдә рәнҗү, җавап табылмаган сораулар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа