3-8 октябрьдә Омск шәһәрендә күренекле бадминтончы Андрей Антропов призларына үсмерләр арасында бадминтон буенча Бөтенроссия турниры булып узды.
Анда Омск, Новосибирск,Мәскәү, Свердловск,Чиләбе өлкәләреннән,Приморск, Пермь крайларыннан,Мәскәүдән, Татарстан, башкортстан республикаларыннан барлыгы 200 дән артык яшҗ спортчы катнашты. Уеннар 11, 13,15 яшькә кадәр булган өч яшь группасында ялгыз, парлы, катнаш разрядларда уздырылды.
Татарстан Республикасы җыелма командасы составында безнең районның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Рушан Хәбибуллин (тренеры Андрей Смолин), Ислам Әгъзамов (Марат Хөснетдинов) чыгыш ясадылар. Рушан 11 яшькә кадәр категориядә ялгыз разрядта 2 урынны алды. Матвей Андреяшин (Алексеевский районы)белән парлы разрядтта, Софья Сергеева (Тәтеш) катнаш парлы разрядтта 1 урыннарны яулады.
Илгиз Җамалиев
Нет комментариев