Хезмәтләре бәяләнде
Балаларны һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә керткән шәхси өлеше өчен Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Леонидович Исланов Бөтенрәсәй «Юнармия» хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы төбәкара бүлеге Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
«Шәмсетдинов» крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Нурислам Рәхимулла улы Гатауллин Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Почет грамотасы белән бүләкләнде.
«Этномириада» халык иҗаты һәм гореф-гадәтләр халыкара конкурс-фестивале нәтиҗәләре буенча Ямаш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Исламия Рафил кызы Сафина «Милли вокал башкару» номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат Дипломына ия булды.
Нет комментариев