Балык Бистәсенең сайлау участокларында җанлылык хөкем сөрә
Җәмгыять

Балык Бистәсенең сайлау участокларында җанлылык хөкем сөрә

Балык Бистәсенең сайлау участокларында бик күпләр иртәнге сәгатьләрдә үк Россия Федерациясе Президенты кандидатына үз тавышларын биреп гражданлык бурычларын намус белән үтәргә өлгергән иде инде.

Гомумән, сайлауларда балыкбистәлеләр актив катнаша. Һәркем үз тавышының әһәмиятлеген аңлый һәм сайлауларга зур җаваплылык белән карый. Бу ил язмышына, балаларыбызның киләчәгенә райондашларыбызның битараф булмауларына янә бер дәлил.
Көн буранлы булса да, һәркайда бәйрәм рухы сизелә. Район үзәгендә ярминкә, сату-алу кайный. Анда оешма-предприятиеләр, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, мәктәп коллективлары сатып алучыларга үз товарларын тәкъдим итәләр. Ни генә юк анда?! Авыл хуҗалыгы продуктлары-ашлык, төрле ярмалар, печән, җиләк-җимеш, яшелчәләрдән тыш, Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгыннан килгән әзер бура, агачлар, ярылган утын дисеңме-барысы да бар. Бәяләре дә "кесәгә сукмый". Товар--машинада, сатып алучыларга илтеп бирү дә бушлай. Гомумән, ярминкәнең сайлау көнендә оештырылуы райондашларга үзе бер бәйрәм бүләк итте.


Нет комментариев