Балык Бистәсенең Корноухово авылында  инвалидлар ункөнлеге
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Корноухово авылында инвалидлар ункөнлеге

Һәр ел саен 1-10 декабрь аралыгында дөньякүләм инвалидлар ункөнлеге үткәрелеп килә. Шушы вакыт аралыгында илебезнең һәрбер төбәгендә берсеннән-берсе матур чаралар үтә.

1 нче декабрь көнне авылыбызның картлар йортында тәрбияләнүче мөмкинлекләре чикләнгән әби-бабайларны әле яңа гына сафка баскан мәдәният йортыбызга дәштек. Күркәм бина белән бер кат танышып узганнан соң, бәйрәм чарасы шашка, шахмат, домино буенча турнир белән дәвам итте. Сәгатьтән артыкка сузылган чарада өлкәннәребез бик теләп катнаштылар. Көлешә- көлешә шашка, домино, үзләренчә бәхәсләшә-бәхәсләшә шахмат уеннары уйнадылар. Өлкән яшьтәгеләрнең йөзләрендә сөенеч чаткыларын күрү безнең өчен дә зур куаныч булды.

2 нче декабрь көнне авыл халкын "Йөрәктән-йөрәккә" дип исемләнгән кечкенә генә бәйрәм концерты белән сөендердек. Барлык борчу-мәшәкатьләрен читкә куеп, беразга гына булса да тормыш ыгы-зыгысыннан арынып торып, концертка җыелган халык рәхәтләнеп ял итте ул көнне. Трой- Урай авылы егете Сергей Шелков, районыбыз сандугачы Илдар Гаффаров, Корноухово мәдәният каршында эшләп килүче «Рябинушка» вокал коллективының дәртле чыгышларын һәркем бик җылы кабул итте.

Ункөнлектә генә түгел, һәрдаим җылы карашыбызны, назлы сүзебезне кызганмасак иде алар өчен. Тормышны нурга күмәр өчен кайчак бер җылы сүз дә җиткәнлеген исебездән чыгармасак иде.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.


Нет комментариев