Без кечкенә чакта әби әйтә торган иде, бармаклар да тигез түгел, каян килеп тигез булсын кешеләр дип.
Бу сүзләрнең мәгънәсен без кечкенә чакта аңлап бетермәгәнбез күрәсең. Кичә бер танышымны күреп, хәл-әхвәл алышканнан соң, тиктомалга елап җибәрде.Нигә елаганында аңламый карап торганда,сүз башлады ул.
Әтисе үлеп инде байтак вакыт үткән. Бергә тормасалар...
Без кечкенә чакта әби әйтә торган иде, бармаклар да тигез түгел, каян килеп тигез булсын кешеләр дип.
Бу сүзләрнең мәгънәсен без кечкенә чакта аңлап бетермәгәнбез күрәсең. Кичә бер танышымны күреп, хәл-әхвәл алышканнан соң, тиктомалга елап җибәрде.Нигә елаганында аңламый карап торганда,сүз башлады ул.
Әтисе үлеп инде байтак вакыт үткән. Бергә тормасалар да кайткан чакта хәлен белеп, күчтәнәчләр алып кайткан кызын, бәлки, әтисе яраткандыр да.Әмма әтисенең туганнары гына аны бик өнәп бетермәгән.Әтисе үлгәч тә, ул турыда кызына әйтеп торырга кирәк санамаганнар. Ул аны чит кешеләрдән белеп, әтисен соңгы юлга озатырга кайткан.
Туганнары караңгы чырай күрсәтмәсләр дә, аларның салкын карашын ул сизә.Әмма ул үз бурычын үти,әтисен соңгы юлга озатып, үз өстеннән зур йөкне төшерә.
Бүген дә ул туган авылына кайткан, үзе туып-үскән, сатып өлгергән нигезне читтән генә карап ,әтисенең каберенә барып догалар кылып килгән.
Ә туганнары, аңа йорт акчасы кирәк,шуңа кайткан дип аның йөрәген телә.
Кирәкми аңа акча да, кирәкми аңа йортта. "Әти-әни исән булса, минем өчен иң зур бәхет шул булыр иде", - ди ул.
Шулай, кемгә нәрсә җитми. Кемдер гомер буе акча дип шашына, ә кемдер күңел тынычлыгын, гаилә иминлеген беренче урынга куя.
Мин беркем яклы да түгел.Минем әйтәсе килгән сүзем шул, дус һәм матур яшик! Исән чакта бер - беребезнең кадерен белеп,туганлыкны акчаларга алыштырмасак иде.
Автор Гөлчәчәк Газизова.
фото газета архивыннан.
Нет комментариев