Балык Бистәсенең балалар иҗат үзәгендә  сихри әкият дөньясына сәяхәт кылдылар
Җәмгыять

Балык Бистәсенең балалар иҗат үзәгендә сихри әкият дөньясына сәяхәт кылдылар

Яңа ел бәйрәмнәре балалар өчен һәрвакыт сихри могҗизаларга бай. Алай гына да түгел, балаларын, оныкларын бәйрәмгә алып килгән өлкәннәр дә аңа бик теләп ышана башлыйлар. Балалар иҗат үзәгендә төрле яшьтәге балалр өчен "Алтын чыршы күркәсе" дип аталган яңа ел тамашасы күрсәттеләр. Тәрәзәләрдәге төрле төстәге утлар урамнан ук үзләренә тартып торалар....

Яңа ел бәйрәмнәре балалар өчен һәрвакыт сихри могҗизаларга бай. Алай гына да түгел, балаларын, оныкларын бәйрәмгә алып килгән өлкәннәр дә аңа бик теләп ышана башлыйлар.


Балалар иҗат үзәгендә төрле яшьтәге балалр өчен "Алтын чыршы күркәсе" дип аталган яңа ел тамашасы күрсәттеләр. Тәрәзәләрдәге төрле төстәге утлар урамнан ук үзләренә тартып торалар. Ә бина эчендә уенчыклар тагын да күбрәк, чыршы матур итеп бизәлгән. Төрле костюмнарга киенгән балалар - матур бал күлмәкләре кигән кызлар, мушкетер, куян, маэмай костюм кигән малайлар чыршы тирәсендә әйләнәләр, ата-аналар фотога төшерәләр. Кайбер балалар тормышында бу беренче бәйрәм. Матур музыка уйнап торган да Әкиятче килеп чыга. Ул бәйрәм белән котлап аларны әкият иленә чакыра. Әтәч һәм аю, әкият һәм аю, Кар бабай һәм куян балалар белән әйлән-бәйлән әйләнделәр, уеннар уйнадылар.

(Тулысынча газетада укый аласыз)

Светлана Кутлина.


Нет комментариев