Балык Бистәсендә “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы вәзгыятьне үтәү стратегиясе” дип аталган темага киңәшмә узды
Җәмгыять

Балык Бистәсендә “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы вәзгыятьне үтәү стратегиясе” дип аталган темага киңәшмә узды

Узган атнада балалар иҗат үзәгендә мәктәп директорлары, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждение мөдирләре катнашында Балык Бистәсе муниципаль районы белем бирү оешмаларында "Татарстан Республикасында коррупциягә каршы вәзгыятьне үтәү стратегиясе" дип аталган темага киңәшмә узды. Аны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков алып барды.

Киңәшмә алдыннан барлык катнашучыларга үтәлергә тиешле профессиональ этика һәм эштә үз үзеңне тотуның төп кагыйдәләре турындагы басма җыентык тапшырылды, республика хөкүмәте тарафыннан җиткерелгән чараларның мәгариф өлкәсендәге нәтиҗәлелеген ачыклау буенча анкеталау үткәрелде. Аннан Илсур Садыйков мәгариф өлкәсендә бу юнәлештә башкарылган эшләр белән таныштырды.
-Балык Бистәсе муниципаль районы мәгариф бүлеге үзенең эшен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ирештергән "Татарстан Республикасында 2015-2020 елларда коррупциягә каршы вәзгыятьне үтәү" дәүләт программасы кысаларында алып бара. Коррупциягә каршы тору буенча чаралар мәктәп директорлары, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждение мөдирләре катнашында үткәрелә торган киңәшмәләрдә даими рәвештә карала.
Райондагы 44 белем бирү оешмасында да коррупциягә каршы вәзгыять үтәлешенең үтә күренүчәнлеген чагылдырган мәгълүмати почмаклар булдырылган, "ышаныч тартмалары" куелган һәм мөхерләнгән. Бүлек белгечләре тарафыннан үткән вакыт аралыгында белем бирү оешмалары җитәкчеләре арасында үз вәкаләтләре белән тиеш булмаганча файдалану очраклары теркәлмәгән. "Дәүләтнең коррупциягә каршы вәзгыяте", "Коррупция белән көрәш ысуллары", "Гражданнарны хокукый тәрбияләү" кебек темаларга мәктәпкүләм ата-аналар җыелышлары уздырылган, почмакларда коррупциягә каршы көрәш буенча закончалыкны чагылдырган һәм башка төрле материаллар урын алган.
"Илемнең киләчәге минем кулларда" дигән шигарь астында үткәрелгән республика иншалар конкурсының район этабында бу золым күренешкә каршы юнәлдерелгән "Коррупциягә- юк!" дип аталган иншалары белән Рус Әшнәге мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Анастасия Кулябина (җитәкчесе Т. Садыйкова), Шетнево-Тулуш мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Илмас Салихов (җитәкчесе И. Нәбиуллин) җиңделәр.
Халыкара коррупциягә каршы көне кысаларында бөтен белем бирү оешмаларында да "Коррупция нәрсә ул? Аның килеп чыгу сәбәпләре" темасына "түгәрәк өстәл"ләр, "Татарстан Республикасында коррупцияне җиңеп буламы?"дип аталган диспутлар, "Коррупция турында мин ниләр беләм?" конкурслары һәм башка төрле чаралар үткәрелеп килә. Әйтергә кирәк, укучылар бу мәсьәлә белән нык кызыксыналар.
Үзара элемтәне яхшырту, гражданнарның хокукларын тәэмин итү максатыннан белем бирү оешмалары сайтларында "Антикоррупция" битләре бар. Анда дәүләтнең коррупциягә каршы булган норматив документларына сылтамалар, бу юнәлештә оешманың эшчәнлеген алып бару өчен һәм башка төр кирәкле чыганаклар урнаштырылган, - диде ул.
Киңәшмәнең темасына карата Яңа Арыш мәктәбе директоры Дамир Нәбиуллин, "Бәләкәч" балалар бакчасы мөдире Гөлназ Нәбиуллина чыгыш ясадылар. Коррупциягә каршы максатчан һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып барган, конкурсларда актив катнашканнары өчен Илсур Садыйков "Кояшкай" Биектау балалар бакчасы, балалар иҗат үзәге һәм Олы Кульга мәктәбе коллективларына Грамоталар тапшырды.
Киңәшмәдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе бүлегенең, җинаятьләрне ачу бүлеге начальнигы, полиция майоры Илдар Тимербулатов катнашты һәм чыгыш ясады.
Таңсылу Минһаҗева.

Нет комментариев