Узган атна ахырында Балык Бистәсе муниципаль районы наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең узып баручы елдагы соңгы киңәшмәсе булды. Анда комиссиянең 2017 елдагы эшчәнлеге анализланды. Наркотик, психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешен профилактикалау буенча күрелгән чаралар бизмәнгә салынды. Комиссиянең 2018 елга ведомствоара эш планы кабул ителде. Район эчке эшләр бүлеге полиция начальнигының оператив эш...
Узган атна ахырында Балык Бистәсе муниципаль районы наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең узып баручы елдагы соңгы киңәшмәсе булды. Анда комиссиянең 2017 елдагы эшчәнлеге анализланды. Наркотик, психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешен профилактикалау буенча күрелгән чаралар бизмәнгә салынды. Комиссиянең 2018 елга ведомствоара эш планы кабул ителде.
Район эчке эшләр бүлеге полиция начальнигының оператив эш буенча урынбасары Раил Галимов чыгышыннан күренгәнчә, отчет чорында наркотик, психотроп матдәләрне табиб билгеләвеннән тыш кулланган өчен-10, наркотик матдәләрне законсыз саклаган өчен-1, диагностика, профилактик чаралардан, дәваланудан баш тарткан өчен-4, наркотиклы үсемлекләрне юкка чыгару буенча тиешле чаралар күрмәгән өчен бер административ беркетмә төзелгән. Наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле бер җинаять тә ачылган. Бүгенге көндә наркотик кулланучы 9 кешегә суд тарафыннан дигностика узу, дәвалану таләбе куелган. Алар полиция контроле астына алынганнар.
Яшь буынны бу афәттән аралау максатыннан, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре даими рәвештә оператив- профилактик чаралар уздыралар. Аеруча балигъ булмаган балаларны наркотиклар куллануга тартучыларны вакытында ачыклауга зур игътибар бирелә. Хәзер яшьләр арасында челем катнашмалары- спайслар тартучылар арткан. Үсемлек-синтетик наркотикларны үсемлекләрнең үсешен стимуллаштыручы ашламалар, корткычларга каршы препаратлар, энергетик эчемлекләр әзерләү катнашмалары рәвешендә Интернет челтәрендәге сайтлар аша саталар. Үсмерләргә үтемле чаралар, гыйбрәтле мисаллар аша наркотикларның сәламәтлеккә китергән зыяны, аларны кулланган, саклаган, тараткан өчен закон нигезендә нинди җаваплылык каралганны аңлатырга кирәк. Бу җәһәттән, ата-аналарга балаларын даими контроль астында тоту сорала. Үсмернең үз-үзен тотышындагы һәр үзгәрешне күз уңыннан ычкындырмаска кирәк. Югыйсә соң булуы бар. Наркотик сазлыгына бер баттыңмы, аннан чыгу ай-һай авыр булачак.
.
Наркотикларга каршы комиссиясенең 2017 елдагы эшчәнлегенә анализны комиссиянең җаваплы сәркатибе Рәзиф Гарифуллин ясады. Балык Бистәсе район үзәк больницасы наркотик кулланучыларны ачыклау, дәвалау, реабилитацияләү, бу чирнең таралуын профилактикалау буенча мәгълүм эшчәнлек алып бара. Наркология кабинетында "наркотик матдәләргә бәйлелек синдромы" диагнозы белән биш кеше исәптә тора. Аларның даими табыш чыганаклары юк. Бер кеше токсикомания диагнозы белән исәптә тора. 38 яшьлек бу пациент хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яши икән.
Моннан тыш 14 наркотик кулланучы профилактик исәптә торалар. Алар арасында балалар һәм үсмерләр юк. Соңгы 7 елда районда наркотик, психотроп матдәләр белән агуланып үлү фактлары теркәлмәгән. Наркотик куллануда шикле булган кешеләрне тикшерү буенча экспресс диагностика оештырылган. Агымдагы елда район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан китерелгән тугыз кешенең наркотик кулланган булуы ачыкланган.
Докладчы сәламәтлек саклау, мәгариф органнарының, яшьләр сәясәте, мәдәният һәм спорт, социаль яклау бүлекләренең, җәмәгать, дини оешмаларның, масса күләм информация чараларының районда наркотиклар куллану, таратуга каршы көрәшкә керткән өлешләрен анализлады.
Заман чиренә куелган киртәләр наркомания белән авыручылар санын берникадәр киметергә мөмкинлек биргән.
Утырышта көн тәртибенә куелган һәр мәсьәлә буенча карарлар кабул ителде, наркотикларга каршы профилактик эшнең ведомствоара планы расланды.
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев