Районыбыз урманчылары быел Яңа Ел бәйрәменә алдан ныклы хәстәрлек күргәнгә, урманнардан чыршы урлаучылар гомүмән дә күзәтелмәгән.
Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы үзе халыкка ярдәм кулы сузган. Бу коллектив райондашларыбыз өчен 200 дән артык чыршыны сатуга чыгарган.Аның инде 180 е күпләрнең өй түрендә урын алырга өлгергән. Бәясе дә алай буй җитмәслек түгел. Бер метрлылары 220 сум тирәсе тора.
Фото: http://u6.s.pg11.ru/userfiles/old/newsmainpic/749c5f8706caf7064bad118d4a8cff59_big.jpg
Нет комментариев