«Үлемсез полк» акциясенә быел районыбыздан 1100 дән артык кеше кушылыр дип көтелә.
Мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр инде бабаларының портретларын әзерләп куйган. Шулай ук бюджет оешмаларында эшләүчеләр бу акциягә актив әзерләнә. Кыскасы, теләгән һәркемгә әлеге чарада катнашу мөмкинлеге тудырыла. КХәрәкәт өчен маршрут төзелде.
Теләүчеләргә акциянең башкалабыздагы маршруты да тәкъдим ителә. Катнашучылар анда Карл Маркс һәм Толстой урамнары кисешендә җыелачак. Аннан полк шәһәрнең Карл Маркс, Лобачевский урамнары буйлап барачак, Кара күл паркы каршыннан үтеп, Кремль урамына кайтачак. «Үлемсез полк» юлын Меңьеллык мәйданында тәмамлаячак. Анда халыкны зур бәйрәм программасы көтә.
Казанда маршрут 2 километрдан артыкка сузылачак. Алдан 200 квадрат метрлы Җиңү Байрагы алып барылачак. «Үлемсез полк - 2017»дә катнашырга 100 меңләп кеше теләк белдергән.
Акция турында өстәмә мәгълүмат белән «Үлемсез полк» бөтенроссия хәрәкәтенең рәсми сайтында (polkrf.ru) һәм polkkzn.com Казан сайтында танышырга була.
Нет комментариев