Балык - Бистәсе районы Ямаш авыл китапханәсе вәкилләре “Мәрхәмәтлелек” акциясе кысаларында катнаштылар
Җәмгыять

Балык - Бистәсе районы Ямаш авыл китапханәсе вәкилләре “Мәрхәмәтлелек” акциясе кысаларында катнаштылар

"Мәрхәмәтлелек" акциясе кысаларында районыбыз күләмендә шактый күләмле чаралар узды.Мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре аларда аеруча башлап йөрүчеләр булдылар. Бу уңайдан атна дәвамында берничә дистәләгән кичә, очрашу чаралары үткәргән район китапханәчеләре күпләр өчен үрнәк булып тордылар. Алар мохтаҗларга физик ярдәм дә күрсәттеләр, "Түгәрәк өстәл"ләр артына җыелып электрон түләүләргә кагылышлы өйрәтү дәресләре бирделәр, өлкәннәрнең...

"Мәрхәмәтлелек" акциясе кысаларында районыбыз күләмендә шактый күләмле чаралар узды.Мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре аларда аеруча башлап йөрүчеләр булдылар.

Бу уңайдан атна дәвамында берничә дистәләгән кичә, очрашу чаралары үткәргән район китапханәчеләре күпләр өчен үрнәк булып тордылар. Алар мохтаҗларга физик ярдәм дә күрсәттеләр, "Түгәрәк өстәл"ләр артына җыелып электрон түләүләргә кагылышлы өйрәтү дәресләре бирделәр, өлкәннәрнең өйләренә китап-гәҗитләр белән бардылар, гаилә укулары үткәрделәр, турсәяхәтләр оештырдылар. Кыскасы, үзләренең изге йөрәкле, мәрхәмәтле күңелле булуларын расладылар.

Нет комментариев