Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы Корноухово авылында бәйрәмнәр гөрләде

Корноухово авылы җирлегендә май чабу бәйрәмнәре гөрләде. Балалар бакчасы, картлар йорты һәм мәктәп әлеге бәйрәмне оешкан төстә үткәреп җибәрделәр.

Корноухово мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән чара яшен-карты, баласын - чагасын мәдәният йорты янәшәсендәге мәйданчыкка җыйды. Күктән елмаеп торган кояш бәйрәмгә килгән халыкның кәефен тагын да күтәреп җибәрде. Алар һич кенә дә ялындырып тормадылар. Уеннарда да актив катнаштылар, җырлап - биеп күңел дә ачтылар. Гомумән, 4 мәйданчыкка бүленеп халык рәхәтләнеп ял итте бу көнне. Бер мәйданчыкта балалар уеннары оештырылса, икенче мәйданчыкта олылар үз көчләрен сынадылар. Өченче мәйданчыкта исә өлкән буын Кәримов Рәшит абыйның гармун моңнарына кушылып, җырлар сузып, такмаклар-такмазалар башкарды. Дүртенче мәйданчыкта бәйрәмгә килгән һәркем кайнап торган самовардан кайнар чәй эчеп, җылынып, коймак һәм башка тәм - томнардан авыз итә алды. Бәйрәмнең төп каһарманнары булган Масленица, шаян скоморохлар, җор телле Матрешка беркемгә дә күңелсезләнергә ирек бирмәде бүген.

Барлык начар уйлардан арынып, күмәкләшеп Карачкы яндыргач та, халык тиз генә таралышырга ашыкмады әле. Җырлап - биеп бәйрәмгә кичкә кадәр дәвам итте.

Корноухово авылы халкы матур уйлар, шат елмаю, яхшы кәеф белән кышны озатты. Авылдашларга, кайткан кунакларга бәйрәм ошагандыр дип ышанып каласы килә. Бәйрәмнәрдә генә түгел, һәр аткан таңны якты уйлар, яхшы уй - ниятләр белән каршылап, елмаеп, тирә - юньдәгеләргә яхшы кәеф бүләк итешеп яшәчәк иде.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

мәдәният йорты мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев