Язучылар, шагыйрьләр әдәбият мәйданына төрлесе төрлечә килә. Кайберләре беренче шигырьләрләре белән үк укучы күңеленә килеп керә һәм тиз арада ихтирам казана, кайберләре өметле яшь шагыйрь булып бишәр, унар ел йөргәннән соң гына ачылып, танылып китә.. Кайсылары туганнан бирле үзләрен шагыйрь санап һәм дөнья кадәр шигырь язып та халыкка таныла алмыйча...
Биектау авылында дөньяга килеп, бүгенгесе көндә Удмуртиянең Ижау шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан һәм Удмуртия язучылары берлекләре һәм Рәсәй журналистлары Союзы әгъзасы, Удмуртия Республикасының атказанган журналисты, « Мәдәнияттәге хезмәтләре өчен» күкрәк билгесе иясе булган шушындый авылдашыбыз белән без чиксез горурланабыз.
Шагыйрьнең иҗатын олылап һәм ныграк белү максаты белән Биектау авылы китапханәсендә "Шигырьләрем- хыял җимешләрем"-дип аталган шигырь кичәсе булып үтте.Бәйрәмгә 6-10 сыйныф укучылары чакырылган иде.Алар авылдашыбызның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.Яңа -Сала авылы китапханәчесе Салахиева Гөлсинә шигырь сөюче дусларыбызга Ибраһим аганың "Әнием турында" хикәятен тәкъдим итте.
Биектау урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,мәктәп музее җитәкчесе Гарипова Гүзәлия Хәбибрахман кызының чыгышы кичәбезне тагын да баетып җибәрде, ул үзе белән шагыйрьнең музейда сакланучы хатларын, кулъязмаларын алып килгән иде. .Үзенең «Биектау авылы тарихы» һәм «Телен белгән-ил ачар» китапларында Ибраһим Биектаулының иҗатына багышланган бүлекләре белән таныштырды.
Кичә барышында Ибраһим аганың шигырьләре яңгырады, "Тамчың бирә олуг куәт, Рухи чишмәм-шигьрият!» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Шигырь бәйрәмен авылдашыбыз Зөмәрә Хабибуллинаның юбилярның туган көненә атап язган шигыре белән тәмамланды.
Биектау авылы китапханәчесе Гөлнур Галимова.
Нет комментариев