Балык Бистәсе район суды рәисе бильярдны да шәп суга
Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә Казанның "Аристократ" бильярд клубында Татарстан Республикасы судлары арасында рус бильярды буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар булып узды. Татарстан судьялар советы оештырган әлеге турнирда спортның бу төрен үз иткән 45 суд хезмәткәре катнашты.

Безнең район данын Балык Бистәсе район суды рәисе Марс Миндубаев, суд администраторы Радик Егоров якладылар. Марс Миндубаев турнирның башыннан ахырына кадәр яхшы уен күрсәтеп икенче призлы урынны яулады. Финалда ул Теләче җәмәгать судьясы Тимур Салеховка гына оттырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев