Түләү тәртибе (интерфейс) компьютер белән яңа эшли башлаган кеше өчен дә аңлашылырлык. Акчаның тиешле счетка барып җитәренә тулы гарантия. Болай түләүнең тагын бер өстенлеге бар. Ул да булса бер тиен дә комиссия алынмый. Шуңа да карамастан, безнең районда торак-коммуналь хезмәтләр өчен Интернет аша түләүчеләр саны аз булып кала бирә.
"Балык Бистәсе идарәче компания" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең эш-мәшәкате, кем әйтмешли, "тавык чүпләп бетергесез". Торак фондны төзекләндерү, техник хезмәт күрсәтү канализация, ут, су, челтәрләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү... Барысын да контрольдә тотарга, халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга, гозерләрен үтәргә кирәк. Халык хезмәт күрсәтү сыйфатыннан, су белән тәэмин итүдәге өзеклекләрдән, чүплекләрдән һәм башкалардан зарлана. Үз чиратында, "Идарәче компания"нең дә район халкына дәгъвалары җитәрлек. Аларның да иң «сакаллы»сы: торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар. Бу хакта "Балык Бистәсе идарәче компания" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директоры Евгений Бочаров белән әңгәмә кордык.
-Евгений Владимирович, халыкның бурычы шулай бик күпмени?
-Бүгенге көнгә торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның ике миллион 400 мең сум бурычы бар. Әҗәтләре дистәләрчә мең сумнан арткан гражданнар да байтак. Араларында яхшы гына хезмәт хакы алучы урындагы кешеләрнең булуы бигрәк гаҗәпләндерә. Кайберәүләрне суд аша түләттерергә туры килә. Ә мондый фактлар шактый күп. Кибеттә товар өчен, чәчтарашта, җәмәгать транспортында хезмәт күрсәткән өчен вакытында түлибез ләбаса. Электр, газ өчен түләргә дә акча табабыз. Ә менә коммуналь хезмәтләр өчен түләмәсәк тә ярыймы? Ике миллион сум безнең район өчен бик зур сумма. Акча җыелмагач, идарәче компания энергия ресурслары, су белән тәэмин итүчеләргә каян алып түләсен соң? Акча җитешмәгәч, аларга да хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту кыенлаша.
Кызганычка каршы, бурычлыларга йогынты ясауның иң нәтиҗәле чарасы-суд. Кагыйдә буларак, суд идарәче компания файдасына карар чыгара.
-Эшне судка җибәргәнче нинди профилактик чаралар кулланыла?
-Ай саен халык арасында торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә кирәклеге турында аңлату эшләре алып барабыз, норматив документлар белән таныштырабыз, хезмәтләр өчен түләүне исәпләү методикасын аңлатабыз. Бердәм исәп-хисап үзәге, хезмәт күрсәтүче оешма хезмәткәрләре һәм суд приставлары белән бергә аеруча күп бурычлыларның йортларына да барырга туры килә.
Халыкка җайлы булсын өчен Россия почтасы, саклык банкы, "Россельхозбанк" белән түләүләрне кабул итүгә килешүләр төзелгән. Интернет аша түләргә дә мөмкинлекләр тудырылган.
-Бу хакта тулырак аңлатма бирегез әле.
- Торак-коммуналь хезмәтләр өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша түләүнең өстенлекләре күз алдында. Түләүне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, йортыңнан чыкмыйча, эшеңнән аерылмыйча, ял, бәйрәм көннәрендә дә башкарырга мөмкин.
Түләү тәртибе (интерфейс) компьютер белән яңа эшли башлаган кеше өчен дә аңлашылырлык. Акчаның тиешле счетка барып җитәренә тулы гарантия. Болай түләүнең тагын бер өстенлеге бар. Ул да булса, бер тиен дә комиссия алынмый. Шуңа да карамастан, безнең районда торак-коммуналь хезмәтләр өчен Интернет аша түләүчеләр саны аз булып кала бирә. Узган ел электрон рәвештә түләүләр өлеше нибары 17,35 процентны тәшкил итте. Бу юнәлештә мәгариф бүлеге, казначейство, социаль яклау бүлеге, балалар сәнгать мәктәбе, "Салават күпере", "Йолдыз" балалар бакчалары коллективлары лидерлар булып торалар. Алар түләүләрне тулысынча Инернет аша башкаралар. Шул ук вакытта укымышлы, югары белемле хезмәткәрләр эшли торган оешмалар бу мәсьәләдә артта сөйрәләләр. Барлык райондашларны коммуналь хезмәтләр өчен uslugi.tatarstan.ru. порталы аша түләргә чакырам. Бер түләсәгез аның өстенлекләренә үзегез дә инанырсыз.
-Район халкына тагын нинди теләкләрегез бар?
-Форсаттан файдаланып, тагын бер кат райондашлардан торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләүләрен сорыйм инде. Күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты да моңа турыдан-туры бәйле бит. Моннан тыш гомуми йортлар милкенә сакчылрак карасыннар, тәртиптә тотсыннар иде. Хәзер йорт яннарындагы территорияләрне чүп-чардан арындырырга кирәк. Бу мөһим эштә дә күп катлы йортларда яшәүчеләр читтә калмаслар дип ышанам.
Әңгәмәне газета өчен
Илгиз Җамалиев әзерләде.
Нет комментариев