Эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә алыну өчен иң элек идея кирәк әлбәттә. Балык Бистәсе авылларының берсендә яшәүче ир-егет үзен эшмәкәрлектә сынап карамакчы була.
Идеясы да аяк астында бит, фаразан. Авылда "зәм-зәм" суына сусап йөрүчеләр бихисап ләбаса.Кибеттә аракы кыйммәт тә, шуның өстенә сиңа кирәктә сатмыйлар да бит әле. Арзанрак исерткеч "җитештерегә" карар бирә эшмәкәребез. Бер танышыннан үз ихтыяҗларыма дип спирт кайтарта. Эшмәкәребез җиң сызганып эшкә керешә. Спиртны су белән кушып 0,5 литрлы шешәләргә тутыра. Сатып алучысы да озак көттерми. Беренче шешәне 200 сумнан сата "эшмәкәр". Эшләр хутка китте генә дигәндә, аны полиция хезмәткәрләре эләктерәләр.Әзерләп куйган 0,5 литр сыеклыктан да, һәрберсе100 мл.лы 25 шешә спирттан да ирекле рәвештә колак кагарга туры килә. Спирт дигәннәре, эчәргә яраксыз этил спирты булып чыга. Аның составында альдегидларда, пропанол да, эфирлар да метанол да тагын бик күп агулы микрокушылмалар табыла.
"Эшмәкәр"гә карата җинаять эше кузгатыла. Балык Бистәсе район суды аны кулланучылар сәламәтлеге һәм тормышы куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми торган продукцияне сату максатыннан саклаганы һәм сатканы өчен гаепле дип тапты. Ул 6000 сум штрафка тартылды. "Эшмәкәр"нең эшчәнлеге әнә шулай күңелсез төгәлләнә.
Татьяна Валеева.
Фото
Нет комментариев