Узган атна ахырында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр Министрлыгының җыелма отряды Төньяк Кавказ регионыннан командировкадан кайтты.
Татарстан полицейскийлары алты ай дәвамында безнең район эчке эшләр бүлеге начальнигы, полковник Наил Мостафин командалыгында Төньяк Кавказ территориясендә хокук тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин иттеләр.
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре җитәкчеләрен тулы составта каршыладылар. Личный состав алдындагы кыска гына чыгышында Наил Мостафин Татарстан полициясе җыелма отрядының үз алдына куелган хәрби бурычларны намус белән үтәвен, иң мөһиме югалтуларсыз әйләнеп кайтуын билгеләп үтте.
Ул командировкада вакытта районда хокук тәртибен саклау юнәлешендә нәтиҗәле эшләгәннәре өчен хезмәттәшләренә зур рәхмәтен белдерде.
Илгиз Җамалиев.
Фотосы: pravdaurfo.ru
Нет комментариев