Балык Бистәсе башкарма комитеты ГХАТ бүлеге Лилия Каримуллина: "Аларның хезмәте – безнең өчен үрнәк"
Җәмгыять

Балык Бистәсе башкарма комитеты ГХАТ бүлеге Лилия Каримуллина: "Аларның хезмәте – безнең өчен үрнәк"

Октябрь аеның беренче көннәре аеруча күңелгә якын. Бу көнне без өлкән буын вәкилләребезгә тагын бер кат хөрмәт хисләрен җиткерәбез.

Шушы көннәрдә Балык Бистәсе Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге, әле күптән түгел генә "корабның җилкәнендә торучы" җитәкчеләрдә кунакта. Татьяна Зубкова һәм Мәсхудә Гыйзетдинова - бу исемнәр балыкбистәлеләрнең күбесенә таныш.

Күпме яшь парларның бергә кушылуларына шахит булдыгыз. Ә күпме әти-әниләргә сабыйларының тәүге документларын - туу таныклыгын тапшырып, бәхетле мизгелләре белән уртаклаштыгыз?! Сезнең хезмәт - безнең өчен үрнәк.

Бүген без сезгә кабат саулык телибез! Күңелегездә янган җылы учак мәңге дөрләп янсын.

Лилия Кәримуллина.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе.


Нет комментариев