Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәлеләр сак булыгыз, мошенниклар кулыннан каза күрмәгез

Азнакайда өч кеше мошенниклар кулыннан каза күргән. Узган атнада гына да өч азнакайлы кырыгалдарларга 123 мең сум акча чыгарып салган, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru сайты. Соңгы вакытта ялганлау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең саны бермә-бер артты. Мошенниклар үз максатларына ирешү өчен нинди генә ысуллар кулланмый. Бозым чыгару, кыйммәтле бүләк откан өчен...

Азнакайда өч кеше мошенниклар кулыннан каза күргән. Узган атнада гына да өч азнакайлы кырыгалдарларга 123 мең сум акча чыгарып салган, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru сайты.

Соңгы вакытта ялганлау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең саны бермә-бер артты. Мошенниклар үз максатларына ирешү өчен нинди генә ысуллар кулланмый. Бозым чыгару, кыйммәтле бүләк откан өчен акча күчерү, сыйфатсыз товар тарату, социаль хезмәткәр, табиб сыйфатында йортка үтеп керү һәм алар киткәч өй эчендәге кайбер кыйммәтле әйберләрнең югалуы - боларның барысы да халык ышанычын яулап эшләнә. Хокук саклау органнарының халыкны бертуктамый кисәтеп торуларына да карамастан, мондый гамәлләр кабатлана тора, беркатлы халык һаман ышана һәм алдана бирә.

Узган атнада гына да Азнакайда мошенниклар кулыннан алты кеше каза күргән. 39 яшьлек азнакайлы, "Вконтакте" социаль челтәре аша "зур" акча эшләргә тәкъдим иткән билгесез затка ышанып, мошенникның картасына 100 мең сум акча күчергән. Күктә очкан торнага ышанып, ул "зур" акча эшләү түгел, үзенең акчаларыннан да колак кага. Еш кына без үзебез үк, аны-моны уйламый, акча урлау мөмкинлеге тудырабыз. Әнә белдерүләр сайтына җир кишәрлеге сату турында игълан куйган 66 яшьлек пенсионер сатып алучы роленә кергән кырыгалдарга үзе үк банк картасының бар реквизитларын әйтеп бирә. Күпмедер вакыттан картада булган 16 мең сумнан җилләр исә. Аферистлар кармагына эләгүен аңлаган ир-атка полициягә мөрәҗәгать итүдән гайре чара калмый. Өченче очракта мошенниклар, алдау юлы белән, 34 яшьлек ирнең кредит картасыннан 7890 сум акчаны үзләштергәннәр.

Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев