Машина иртәнге сәгатьләрдә үк тигез юлдан Балтачка элдертте. Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Нурия Шакирова белән бергәләп 95 яшьлек Мәсрүрә әбине юбилее белән тәбрикләргә барышыбыз.
Тәрәзәдән кергән май аеның җиләс һавасы тәннең һәр күзәнәгенә үтәрлек татлы, сулап туймаслык саф... Күңел табигатьнең шушы самими халәтен тансыклаган, ыгы-зыгылы дөнья мәшәкатьләре бер читтә калган сыман.
– Яшәүләре рәхәт хәзер, – дип әйтеп куя Нурия ханым, күңелдәге уйларны укыгандай. –Гомер генә сизелми уза. Күпне күргән, михнәтле заманнарны кичергән әби-бабайларның әле чын-чынлап яши башлаулары гына югыйсә...
Әйе, бүгенге тормышның матурлыгы сүз калыпларына гына сыймас. Авыл урамнарыннан узганда балкып торган йортларны күреп үзгә бер куанычлы хис кичерәсең. Без дә ак кирпечтән салынган зур йорт каршына килеп туктадык. Машина тавышын ишетеп каршыларга чыккан Мәсрүрә әбинең ул-кызлары белән якты-нурлы өй түренә уздык.
...Җыйнак кына гәүдәле, чал чәчләрен ак яулыгына яшереп, картлыгына читенсенгәндәй тыйнак кына утыручы 95 яшьлек Мәсрүрә Гыйлемҗан кызы Сөниеваны нәкъ шушылай күзаллаган идем мин. Карашында татар әбиләренә генә хас сабырлык чагыла. Маңгай-йөзләргә еллар тирән буразналар сызса да, алардан җылылык, аклык нуры бөркелә. Россия Федерациясе Президенты В.Путиннан килгән котлау хатын, район башлыгы, авыл җирлеге исеменнән тапшырылган бүләкләрне алганда да рәхмәт сүзләрен күңеле, йөрәге аша җиткерде ул.
–Күпне күрдем инде мин, кайчакларда озак яшәдем микән әллә, дип тә уйлап куям. Тик балаларның, оныкларның бер дә үз яннарыннан җибәрәселәре килми шул, син безгә гел кирәк әни, дип торалар, – ди ул елмаюлы карашын сирпеп.
Уены-чыны белән әйтелгән сүзләрендә мең хаклык бар Мәсрүрә карчыкның. Сугыш елларының михнәтен аз татымаган ул. 12 яшеннән өлкәннәр белән беррәттән урманын кискән, урагын урган, чәчүен чәчкән.
–Көзге көннәрдә кырдан черек бәрәңге эзләп Урахча, Пүчинкә кырларына бара идек. Шуларны җыеп аркага капчык белән салып кайтабыз. Бозланып каткан бәрәңгеләр без кайтып җиткәнче җилкәдә эри башларлар иде. Хәзер шаккатып уйлап утырам, ничекләр генә үпкәләргә салкын тимәде икән дип. Аллаһы Тәгаләм саклагандыр инде, – ди ул үткәннәрен барлап.
Бала арбасын тартып кырга уракка йөрүләре, колхоз бүлеп биргән 50 сутый чөгендер, 80 сутый бәрәңге җирләрен эшкәрткәндә кулларның бирчәләнеп, аякларның сызлавы бүген дә җан авазы булып хәтерендә калка тыл хезмәтчәненең.
–45 нче елның язында безне авылдан Бондюгка борчакка җибәрделәр. Шуны алып кайтып килгәндә Пүчинкәгә җиткән идек, сугыш беткән дигән хәбәрне ишеттек. И-ии, андагы тамашаны күрсәң – авыл халкы сөенеченнән елый, нишләргә белми. Безгә шунда бер рус хатыны борчак боткасы пешереп ашатты. Аның тәмен хәзер дә онытырлык түгел, – ди Мәсрүрә әби. Шуннан соң шактый еллар җиңү көнендә борчак боткасы пешерүне гадәткә кертә алар.
1948 елны авылдашы Хәкимуллага кияүгә чыга Мәсрүрә әби. Ата-ана тигезлегендә 8 бала дөньяга килә. Әмма аның икесе бала вакытыннан ук вафат була. Калган 4 кыз, 2 малай ананың шатлык-бәхете булып бүген дә матур гомер кичерәләр.
–Карыйлык көннәремә рәхәт гомерләремне бир дип сорадым. Аллага шөкер, хәзер нәрсә ашасам, кисәм – шул бар. Читтәге балаларым барысын да төяп кайталар, Исламиям белән Шәмсиям барысын да пешереп китерәләр. 95 яшьтә булсам да үз аягымда йөрим. Кызларым берәр ай торырсың бездә, дип үзләренә чакыралар. Китәсем килми, малайларым бик әйбәт, йорттагы бөтен эшне эшлиләр. Үз өемдә бик рәхәт. Балаларым – минем бәхетем, – ди ул.
Ире Хәкимулланың дөнья куюына да 20 ел булган инде. Инсульттан соң урын өстендә яткан картын –16 ел, 80 яшьлек кайнанасы Гайниҗамал әбине 4 ел тәрбия кыла Мәсрүрә әби. Хәзерге вакытта төп нигездә уллары Рафаэль белән Равил янәшәсендә яши, балаларына ышаныч-юаныч, терәк итеп карый ана. Әнә Күгәрчен авылына кияүгә чыгып шунда төпләнеп калган уртанчы кызы Исламияне генә күр син: кияве Илдус белән атнасына берничә мәртәбә янына килеп китәләр. Фельдшер булып эшләгәч дару-уколы белән дә, җылы сүзләре белән дә әнисенең җанына шифа өрә. Шәфкатьлелеккә чикләр юк диюләре шулдыр. Вакытым кысан, эшем күп дими, авылдагы олы кызы Шәмсия дә таба ашлары пешерсә тиз генә килеп җитә, район үзәгендә яшәүче Равия белән Кама Аланында яшәүче Илһамия дә туган нигезгә тузан кундырмый. Әнә шулай бердәм булып, татулыкта яшиләр алар.
“Тормышның ачысын-төчесен, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатен җилкәсендә күтәргән әниебезнең һәр гамәле безгә үрнәк. Ул – безнең өчен яшәү өлгесе. Кечкенәдән безне хезмәт яратырга, эшне төгәл итеп, үз вакытында җиренә җиткереп башкарырга өйрәтте”, – диләр балаларының һәркайсы.
...Район яшьтәше, юбилярыбыз Мәсрүрә әби Сөниева белән саубуллашып кайтыр юлга чыктык. Күк йөзе чалт аяз. Кояш нурларының җылысы бөтен җиһанга җитәрлек. Әниләребез күңеле кебек якты, җылы ул.
Нет комментариев