Үземнең күпьеллык күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам, бала гадәттә үзенә һөнәр сайлаганда һәрвакыт әти-әниләре, өлкәннәр сүзенә колак салучан була.
Күрше Лаеш районының Татар Янтыгы авылында гаиләдә 12 нче бала булып дөньяга килгән Тәскирәгә дә янәшәсендә абый-апалары күп булуына карамастан бик кечкенәдән тормыш арбасына җигелеп үсәргә туры килә.
Кышкы суыкларда чиләк белән өенә су да ташый, җәй айларында каз бәбкәләрен көтә, идәннәрне чиста итеп, керләрне дә күп юарга туры килә аңа. Бар эшне дә әнә шулай күңелгә ятарлык итеп пөхтә башкаруын күреп, гаиләдә күпләр аның зур кеше булуын телиләр. Мәктәптә 7 нче сыйныфны тәмамлагач әти-әниләре аны Казан шәһәрендәге татар гимназиясенә укырга илтәләр. Тик бер-ике атнадан төпчек кызлары нык сагындыргач, әтисе Нуретдин абзый кызчыкларын кире үз авылларына алып кайта. Ул карчыгы Мәгъмүрә апа белән киңәшләшкәч, сөеклеләрен Олы Солтан мәктәбенә илтеп урнаштыра. Укытучылары балаларны мөстәкыйль тормыш юлына басарга, ышанычлы дус табарга, тормыш кыенлыкларын җиңә белергә өйрәтәләр, ныклы белем үзләштерүдә зур ярдәм күрсәтәләр. Укучылар югарырак сыйныфларга күтәрелгән саен үзара дуслык җепләре дә ныгый төшә, бер-берсенә кадерле туганнардай якынаялар. Бу чорларда мөгаен берәүнең дә иптәшләреннән яшерен серләре булмагандыр.
Әле дә хәтерендә, көннәрнең берендә һич уйламаганда аны мәктәпнең абруйлы укытучысы Габдулла абыйсы Яруллин үз бүлмәсенә чакыртып ала. Тәскирә бу хәлгә, нинди гаебем бар икән, дип бик нык борчыла билгеле, күпме генә уйлап хәтер сандыгын актарып чыкса да һич очына чыга алмыйча аптырый. Һәммә бала күз карашыннан куркып торган бу укытучы, кыз бала килеп кергәч: “Син кызый нигә алай мәктәбебезнең бер дигән укучысы, оста гармунчыбызның хатларын җавапсыз калдырасың?”– дип ачулана башлый. Бераз кызарынып тыңлап торгач, ул урыныннан кисәк кенә кире борыла да йөгереп чыгып китеп тулай торак бүлмәсенә кайтып бик озак елый...
– Болар хакында кат-кат кайтып уйланам да, Олы Солтан мәктәбе укытучыларының ул вакытларда балаларга ныклы белем бирү генә түгел, аларның киләчәк тормышлары, яшәешләре, нинди һөнәр ияләре булуларын да ныклап күзаллап фикерли алуларына сокланып куям, – ди мәгариф ветераны Тәскирә апа Хөсәенова. Чөнки, соңгы елларда тормышыбызда укучылар хакында мондый кайгыртучанлык инде бөтенләй юкка чыгып бара кебек.
Мәктәпне тәмамлаганда аннан бер мөгаллимә сак кына нинди һөнәр сайлавы хакында кызыксынганда, ул үзенең укытучы булырга ниятләвен белдерә. Әмма, укытучы апасының аңа бик саклык белән генә каршы килүенә бераз кәефем китүен күреп ул: “Балакаем син бик яшь бит әле, балалар белән эшләве бик авыр, бәлки син сәүдә системасына кереп китәрсең”, – дип ул аналарча киңәше белән аңа Казан кооператив техникумына укырга керергә киңәшен бирә. Әлбәттә инде кыз, әти-әниләре аны табиб булуын теләсәләр дә, нәни балаларга укол кадарга жәллим, – дигән сылтау белән кулына документларын алгач Казан шәһәренә килеп әлеге уку йортына укырга керә. Бу инде мәктәп кенә түгел шул, беренче көннәрдән үк русча начар белүе аңа нык комачаулый башлый. Кызга инде яңабаштан бу фәнне өйрәнергә туры килә. Тырышлыклары бушка китми. Шулай итеп Казан кооператив техникумын ул бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап кулына кызыл диплом алып чыгуга ирешә. Яшь белгечне эшкә Лаеш районының Чирпы авылы селпосына билгелиләр, аннары берникадәр вакыттан соң Сокуры авылына хисапчы итеп эшкә күчерәләр.
(тулысынча газетадан укый аласыз)
Идрис Аметов
Нет комментариев