73 еллык “Москвич” сатуга чыккан
Җәмгыять

73 еллык “Москвич” сатуга чыккан

Түбән Камада 1953нче елда җитештерелгән “Москвич-401” автомобилен сатуга куйганнар.

Машина 3 мең чакрым гына юл үткән, аның өчен хуҗасы 450 мең сум сорый.

 Игъланда автомобильнең яхшы хәлдә булуы һәм әле дә йөрүе әйтелә. Машина 26 ат көче куәтендәге двигатель һәм арткы привод белән җиһазландырылган. “Москвич-401” - СССРда шәхси куллану өчен күпләп җитештерелгән беренче җиңел автомобильләрнең берсе.

 


Нет комментариев