2017 елда Балык Бистәсенең кайсы авылларына " Бәхет өлеше" туры киләчәк
Җәмгыять

2017 елда Балык Бистәсенең кайсы авылларына " Бәхет өлеше" туры киләчәк

Районның киләсе ел өчен төзелеш һәм капиталь ремонт программасына 13 зур обьект кергән.

Аерым алганда, Балык Бистәсе 2 номерлы мәктәбендә 30 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылачак, ә Олы Кульга авылында модульле ФАП, Корноуховода 50 урынга мәдәният йорты, Күкидә купфункцияле үзәк төзү планга кергән. Район үзәгенең Кама яр буен төзекләндерү быел да дәвам итәчәк. Моның өчен тагын 18 миллион сум акча бүлеп бирү каралган. Анатыш, Масловка, Яңа Арыш авылларында универсаль спорт мәйданчыкларын сафка бастыру күздә тотыла. Котлы Бөкәштә авыл җирлеге бинасы салыначак. Күгәрченнең мәдәният йортына ремонт керәчәк. Район үзәгендәге өч күпкатлы йортка ремонт үткәреләчәк. Болар барысы да республикабызда эшләп килүче дәүләт программалары кысаларында, Рәсәй, Татарстан хөкүмәте ярдәме белән башкарылачаклар.


Нет комментариев