2016 нчы елның 14 ноябрь көнне хезмәттәшебез Мирзаҗан Гайнан улы Шиһаповның гомере кинәт өзелде.
Җәмгыять

2016 нчы елның 14 ноябрь көнне хезмәттәшебез Мирзаҗан Гайнан улы Шиһаповның гомере кинәт өзелде.

Хезмәт юлын 1973 нче елда район кулланучылар җәмгыятендә башлап җибәрә.

Шактый вакытлар район ветеренария станөияендә, Балык Бистәсе юл төзү участогында, автопаркта хезмәт куя. "Сельхозхимия" берләшмәсендә йөк машинасында эшли, төрле шәһәрләргә ерак командировкаларга йөри. 2001-2010 елларда "Комдострой" трестында эшләгәндә районыбыз аша уза торган юлларны салуда катнаша. Машина йөртүче, прораб хезмәтләрен башкара. Татарстанның Эпидемиология һәм гигиена үзәге "Балык Бистәсе филиалында эшләгән коллективы да аны бары бик яхшы яктан гына хәтерли.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 5 елдан артык эшләү дәверендә үзен бик тырыш, хезмәт сөючән хезмәттәш, кайгыртучан, шәфкатле, ярдәмчел дус итеп танытты.Аның белән нинди юлларга чыгып китсәң дә күңел тыныч була иде. Чөнки үз эшенең чын остасы һәм бернинди авырлыкларкаршында да югалып калмый торган профессионал. Аяусыз үлем аны рабыздын бик иртә һәм уйламаганда тартып алды. Гаиләсен, балаларын, оныкларын шатландырып яшисе дә, яшисе иде.

Бөтен гомерен хезмәткә, туган районына, халкына, кешеләрне кайгыртуга багышлаган хезмәттәшебезнең арабыздан китиүе ул-зур югалту. Аның якты истәлеге күңелләребездә сакланыр.

Балык Бистәсе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге коллективы.


Нет комментариев