Көн дә бәйрәм, көн дә туй, дигәндәй, безнең илдә ял - бәйрәмнәргә кытлык юк анысы. Әле кайчан гына май бәйрәмнәрен үткәреп, яхшылап эшкә керешергә дә өлгермәдек, инде халыкны 10 - 12 нче июнь көннәрендә тагын өч көн тоташ яллар көтә. Ә чыннан да, 12 нче июнь нинди бәйрәм соң ул?
Тарих биләренә күз салсак, әлеге көн 2002 нче елга кадәр Россиянең мөстәкыйльлек алган көне буларак бәйрәм ителгән. Соңыннан аны гадиләштереп Рәсәй көне дип атап йөртә башлыйлар. Бу көн тарих битләренә 1990 нчы елда илгә иң беренче президент Б.Н. Ельцинның сайлануы кебек сәяси вакыйганың булуы белән дә кереп калган.
Ни генә булмасын, әлеге бәйрәм елдан - ел матуррак төсмер алып, зур бер әһәмияткә ия була бара кебек. Чөнки россиялеләр генә түгел, без - татарстанлылар да әлеге күркәм бәйрәмнең барлыгын беләбез, әлеге уңайдан хөкүмәтебез биргән ялларны түземсезлек белән көтеп алабыз. Миңа калса, бүгенге бәйрәм барлык милләт вәкилләрен берләштерүче, безгә Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен күпмедер дәрәҗәдә җаваплылык хисе өстәүче мөһим бәйрәмнәрнең берсе.
Әлеге бәйрәм турында халык ни уйлый? Бу көнне махсус бәйрәм көне буларак үткәрәләрме, яисә гадәти көн буларак үткәреп җибәрәләрме?
Нурзадә Вәлиуллина, җырчы: "Зур бәйрәм , сүз дә юк. Әмма, мин бер бәйрәмнән дә бәйрәм ясамыйм. Хәтта, 31 нче декабрьдән дә. Мөмкинлек булса, эшлим. Ә күпчелек халыкның бу бәйрәмне гаилә, туганлык бәйрәменә әйләндереп билгеләп үтүенә сөенәм"
Динә Камалетдинова, күп кенә хикәя - шигырьләр авторы:
Раббым кайгы хәсрәтләр бирмәсен. Бәйрәмнәр артык күп, тик күпләр, аеруча балалар көтеп ала, ял итә мондый илкүләм бәйрәмнәрдә ."
Рамил Хәйретдинов, җырчы, нәфис сүз остасы: " 12 июнь - Рәсәй көне буларак үткәрелүе миңа мәгълүм. Дәүләт тарафыннан ял бирелү сәбәпле, баҗайлар белән авылга кайтып, әйбәтләп эшләп, аннары күңелле ял итеп, бәйрәмне бәйрәм итеп киләбез. Ә махсус бу бәйрәмгә генә хас булган бернинди дә традицияләребыз юк".
Илназ Гәрәев, җырчы: "Әлеге көннең Россия көне икәнен беләм. Гаилә белән ял паркына чыгарга яратабыз яисә кибетләрдә йөрибез.".
Райондашларыбыз фикерләренә дә колак салып алыйк әле.
Фәрит Насретдинов, эшкуар: "Соңгы елларда әлеге бәйрәм район масштабында зур колач белән билгеләп үтелә башлады.Ял көне булганлыктан, аны гаилә белән бергә билгеләп үтү җае табыла. Балаларыбыз.яшь буын аның кыйммәтен аңлап үсә.Милләтара дуслык ныгуы барыбызны да куандыра диеп уйлыйм. Бер түбә астында дусларча яшәү кемгә артык булсын."
Иван Никитин: " Миңа иң ошаганы ,соңгы вакытларда бәйрәмне гаилә өчен генә түгел, күрше, дуслар өчен дә уртак традицион урам бәйрәме буларак билгеләп үтәбез.Урамыбыз белән мөстәкыйль дәүләт сыман яшибез.Язылмаган үз кануннарыбыз бар.Нинди генә чаралар үтми бу көнне дә, биибез,җырлыйбыз, үзебезгә -үзебез бүләкләр әзерлибез.Соңыннан тәмле табынга җыелабыз."
Менә шулай Рәсәйдә яшибез икән, димәк ул безнең уртак йортыбыз. Илең нинди генә булмасын, ул туган ил,торган җир.Һәркем аны матур, бай итәсе килә.Ә адәм баласы гомер илә якты өметләрдә яши.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Фото:
Нет комментариев