Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Михаил Касимов алыштыргысыз механизатор

Крәшен Казысы авылы уңганы Михаил Касимовны тирә-юньдә генә түгел, хәтта районыбызда да белмәүчеләр сирәктер мөгаен.    

  Бүгенгесе көнне ул туган авылында Фәрит Галәветдинов  оештырган фермерлык хуҗалыгында алыштыргысыз механизатор. Аның игенчелек хезмәтенә алынуына да инде 45 ел вакыт үтеп киткән. Хәтеремдә, 75 нче елларда без беренче мәртәбә баш мөхәрриребез Харис абый Әшрәфҗанов белән әлеге бригадага барып чыккач бу хезмәт сөючән гаилә белән якыннанрак танышкан идек. Дөресрәге, баш мөхәриребез аның әтисе, ул чорларда “Гигант” колхозында урак батыры булып танылучы Семен дәдәй Касимов белән бик озаклап әңгәмә корды. Ул вакытта Семен дәдәй янәшәсендә улы Валерамы, әллә  Михаилмы икәнен генә һич кенә дә хәтерләмим.  Чөнки  бу игенче һәр елда үз янәшәсенә бер-бер артлы биш улының барысына да механизаторлык күнекмәләре үткәрүгә ирешкән игенче иде. Барысы да колхозда әтиләре үрнәгендә җир эшкәртеп, игенче хезмәтенең барлык нечкәлекләрен үз җилкәләрендә татып үстеләр. Аларның шундый бердәм, үзара дус-тату булып, хуҗалыкта язгы кыр эшләре һәм урып-җыю чорларында актив катнашулары үпләрне  сокландырды. 
    Мәктәптә укыганда ук Михаил җәйләрен комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, хезмәт чыныгуы ала.  Ул елларда СК-4 комбайнында күз ачкысыз тузан эчендә йөрүләре еракта калса да, Михаил өлкән игенчеләрнең яшь буынга карата игътибарлы, ярдәмчел, кайгыртучанлыкларын рәхмәт хисләре белән бик еш хәтерендә яңарта. Алар яшьләрне зур сабырлык белән авыр игенче хезмәте серләренә төшендерәләр. Әнә шулай олы тормыш мәктәбен үткәнгә бүген алар заманча эшләнгән катлаулы техника белән дә бик җиңел идарә итәләр. Михаилга да 45 еллык хезмәт юлында күп төрле катлаулы авыл хуҗалыгы машиналары белән идарә итәргә туры килгән. Соңгы елларда ул МТЗ-1221 тракторы белән иртә яздан башлап кара көзгә кадәр хуҗалык эшләрендә катнаша. Чәчүдә, тырмалауда, культивацияләүдә генә түгел, җир эшкәртү, сукалауда да тирә-юньдә аңа тиңнәр бик сирәк. Кыш айларында да тик торуны белми ул. Техника агрегатларны төзекләндерә, аннары тракторына беркетелгән җайланма ярдәмендә фермадагы  малларга печән кертеп тарата. 
   Ә бу көннәрдә Михаил Касимов язгы кыр эшләренә хәстәрлек чаралары күрә. Инде менә озак еллардан бирле ул чәчүдә лидерлык итә. Быел да хуҗалыкта аңа зур өмет белән карыйлар. Җитәкчеләре әйткәндәй, аңа теге яки бу эш хакында җентекләп аңлатып торырга кирәкми. Барысын да ярты сүздән аңлый һәм яхшы сыйфат белән барлык технологик таләпләрне төгәл үтәп башкарып та чыга. Шуңа хуҗалыкта иң җаваплы һәм катлаулы чараларны күбрәк аңа йөклиләр. Чөнки ул сыната торганнардан түгел.
 

Рәсемдә хуҗалык алдынгысы Михаил Касимов.
                               

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса