Үз халкына хезмәт итүче  Владимир Банницин
Җәмгыять

Үз халкына хезмәт итүче Владимир Банницин

Мәдәният- сәнгать кешеләренең тынгысыз хезмәте бер караганда гына ул бик күңелле, җиңел төсле тоела.

Районыбызның мәдәни  тормышында үзеннән шактый зур өлеш керткән Владимир Валентинович Банницин хакында инде бик күптәннән күңелемдә туган якты, матур хисләремне газета укучыларыбызга сөйләп таныштырасым килде. Шушы көннәрдә генә аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелүе шуңа этәргеч ясады.


Балык Бистәсендә гади хезмәткәр гаиләсендә туып-үскән Владимир Банницинга  гомерлек һөнәрен сайлауда укытучысы Наҗия Хәмидуллина белән әнисе ягыннан апасының йогынтысы зур була. Әмма, шуңа  карамастан егет 8 нче сыйныфны тәмамлагач гомере буена район «Сельхозтехника» берләшмәсендә хезмәт куйган әтисе Валентин Николаевичның теләгенә каршы килмичә  район үзәгендәге һөнәри уку йортына  укырга керә. Училищеда укыган елларында язмыш аны  районыбызның мәдәни тормышында  саллы эзен калдырган, күп еллар дәвамында район мәдәният бүлеген җитәкләгән күренекле музыкант Геннадий Евдокимов белән очраштыра.

Аның җитәкчелегендәге ансамбльдә егет Зөлфия Шәфигуллина белән берлектә аеруча актив чыгыш ясап  күп кенә концерт-конкурсларда  катнашып халык мәхәббәтен яуларга өлгерәләр. Менә шушы мавыгулары аның күңелендәге тойгы-омтылышны тагын да нык көчәйтеп җибәрә. 
Ул чорларда  училищеда укуын тәмамлаучыларга  Казан авыл хуҗалыгы институтына имтихансыз укырга керү мөмкинлеге булса да, ул аннан баш тартып, мәдәният институтына керергә хәстәрлек чаралары күрә башлый.  Үз сүзендә торып, максатына ирешергә гадәтләнгән егет хыялын чынга ашырып керү имтиханнарын уңышлы тапшыра.

Әмма, студент булдым дип сөенеп йөргәндә генә  аны хәрби хезмәткә чакыралар. Үз өлешенә тигән гражданлык бурычын аңа Герман җирендә үткәрергә туры килә.  Солдат хезмәтендә техник уку йортында белем алуының да файдасын күрә егет. Кыска вакытлы хәстәрлек курсларыннан  соң аны орудие командиры һәм бер үк вакытта рота командиры урынбасары итеп билгелиләр. Ә хезмәтен тәмамлап кайткач ул укуын югары уку йортында дәвам иттерә.

Ул чорларда дипломлы белгечләрне юллама белән читкә җибәрү гадәте була. Аңа  Ульяновск шәһәрендә ял һәм күңел ачу паркында эшләп бай хезмәт күнекмәсе тупларга туры килә. Үзенә тиешле вакытны тутыргач егетне районыбызга чакырып кайтаралар һәм  район мәдәният йортына директор итеп билгелиләр. Әнә  шулай берсеннән-берсе авыр, катлаулы һәм җаваплы вазыйфалар башкарса да ул беркайчан да үзен башкалардан өстен куймый, һәркемгә ачык, ярдәмчел булуы белән иптәшләренең хөрмәтен яулый. Аның күңеле һәркемгә ачык, йөзе якты булды. 


Иң әһәмиятлесе, нинди генә вазыйфа биләмәсен, ул анда һәрвакыт үз  яңалыгын кертеп бәйрәмнең дәрәҗәсен, ямен  күтәрү  җаен таба белде. Сабантуй бәйрәмнәрендә, мәсәлән,  хезмәт алдынгылары хөрмәтенә үз хуҗалыгында  тәрбияләгән ак күгәрченнәрне алып чыгып очыртып хөрмәтләүне матур  гадәткә кертте.  

Мәдәният йортында эшләгән чорларда әле тагын үзе төсле актив хезмәткәрләрне туплап, уртак тырышлык белән  «Кама таңнары» ансамблен оештырып җибәрүләре дә районыбыз мәдәният тарихында алтын хәрефләр белән язарлык аның. Аларны ул чорларда райондашларыбыз гына түгел, күрше-тирә авыл кешеләре дә үз итеп яратып өлгерделәр. Әллә инде әнә шундый тынгысыз күңеллелеге һәм активлыгын искә алып  үз вакытында Владимир Валентинович Банницинга әле өч елга якын вакытын район хакимиятендә аппарат җитәкчесе вазыйфаларын  башкарырга да туры килә. Ул чорларда да тик утырмый егет. Үзенә мөрәҗәгать иткән  райондашларыбызга  тормыш һәм көнкүреш мәсьәләләрендә зур  ярдәм күрсәтеп сөендерә. 


Кыскасы, гомере буена  шундый  кешелекле, ярдәмчел була белде, вазыйфасын күңелен биреп, яратып башкарды. Әле дә  үз белгечлеге буенча балалар сәнгать мәктәбендә яшь буынга төпле белем һәм яхшы тәрбия бирүен уңышлы төстә дәвам иттерә. Еш кына аны дәрәҗәле тантаналарны алып барырга яисә кайчандыр үзләре нигез салган ансамбльдә чыгыш ясарга чакыралар. Кырык елга якын гомерен  ул әнә шулай райондашларыбызга хезмәттә үткәргән һәм әле дә эшен дәвам иттерә. 
 


Нет комментариев