Татарстан башкаласында октябрьнең соңгы көнендә ай башыннан бирле алтынчы температура рекорды куелды – бу юлы температура 18 һәм 93 елгы күрсәткечләрдән узып китте. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
«Казан» метеостанциясендә термометр баганалары +12,3 градуска кадәр күтәрелде.
Татарстан башкаласында 31 октябрь өчен моңа кадәрге абсолют максималь һава температурасы шушы ук метеостанциядә 1993 һәм 2008 елларда (+12 градус) теркәлгән иде.
Моңа кадәр Казанда 13 октябрьдә – 1896 елгы, 16 октябрьдә – 1923 һәм 1955 еллардагы, 17 октябрьдә – 1917 елгы, 24 октябрьдә – 2005 һәм 2006 еллардагы, ә 27 октябрьдә 2019 елгы рекорд яңартылды.
Нет комментариев