Үз хезмәтен яратып башкаручы һәм башкаларга ярдәмгә килергә әзер булган тимер кырдыру остасы белән инде күптәннән очрашырга планлаштырып йөри идем.
Газета укучыларыбыздан аның хакында җылы сүзләр ишеткәч, көтмәгәндә җае чыгуына сөенеп ул яшәгән йортка юл тоттык. Тимер кырдыру остасы Шәүкәт Шакир улы Апанаев исеме районыбыз кешеләренә яхшы таныш. Күрше Чистай шәһәрендә туып үскән егет ничек итеп районда шулай үз кешегә әйләнгән соң?
Әтисе Шакир абзый белән әнисе Миннехаят апа бар гомерләрен шәһәр җирендә үткәргәннәр, өч улларын да үзләре төсле булдыклы, хезмәт сөючән һәм ярдәмчел итеп тәрбияләргә тырышканнар. Әтиләре гомере буена махсус автомашина җиһазлары заводында тимер кырдыручы хезмәтен башкарган. Улларын да ул балалык елларыннан үз хезмәте нечкәлекләренә өйрәтеп, башкаларга ярдәмчел булырга, башлаган эшне җиренә җиткереп башкарырга кирәклегенә төшендереп үстергән.
Әтисе эшен үз иткән Шәүкәт
Өлкәннәрнең төпле тәрбиясе гомерләре буена аларга бик ярап куйган. Олы улы Рәфкать белән Шәүкәт әтисе һөнәрен сайлаганнар, төпчеге Рафик бер дигән агач эше остасы буларак дан казанган.
Һәркайсы тормышта үзләренең лаеклы урыннарын тапканнар, халык арасында зур хөрмәт яулаганнар. Шәүкәт хәрби хезмәттән кайтып Чистай шәһәрендә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач Күгәрчен кызы Нәкыя белән гаилә корып җибәргән. Шулай итеп ул әнисенең һәм тормыш юлдашының туган җире -районыбыз үзәгенә кайтып төпләнгән. Балык Бистәсенә күченеп килгәч тә аны районда көтеп алынган белгеч буларак кабул иткәннәр.
Яшь гаиләне район үзәгендә ике катлы йорттан бер дигән яхшы фатир биреп сөендергәннәр. Беренче көннән үк Шәүкәткә элеккеге ПМК-851 күчмә колоннасында баш механик вазыйфасын йөкләгәннәр.
Яшь гаиләләренә ямь, сөенеч өстәп бер-бер артлы ике кыз дөньяга килә. Алар икесе дә сөйкемле, тәртипле һәм әлбәттә инде әти-әнисе төсле хезмәт сөючән булып үсәләр.
Үз белгечлеге буенча ПМК-851 оешмасында берничә ел эшләгәннән соң Шәүкәт “Сельхозтехника” берләшмәсенә күчә. Бу чорларда эше аеруча киеренке булса да сер бирми ул. Шәүкәт үз эшен бервакытта да озакка сузарга, иртәгесе көнгә калдырырга яратмый. Аннары һәр үтенечне зур пөхтәлек һәм төгәллек белән башкарырга гадәтләнгәнлектән күпләр аны үз итәләр.
Утыз елдан артык хезмәт куйган коллективында олылап һәм хөрмәтләп лаеклы ялга озатканнан соң да үзен тынычлыкта калдырмаячакларын алдан уйлап, “Сельхозтехника” берләшмәсендә озак еллар дәвамында үзе хезмәт куйган бик күптәнге тимер кырдыру станогын үзенә сатып бирүләрен сорый. Күңелен биреп куйган тырыш хезмәтләрен искә алып җитәкчеләр аның үтенеченә каршы килмиләр.
Шулай итеп оста куллы кырдыручы әле бүген дә күп вакытын үз остаханәсендә үткәрә.
Ул бу эшне фермерларыбызга булышу, үзләренең шәхси ярдәмче хуҗалыкларын алып баручыларның эшен беркадәр җиңеләйтү кебек изге ниятеннән чыгып башкара.
Нет комментариев