Бер гигакалориянең яңа бәясе 3 348 сум тәшкил итәчәк.
Татарстанда 2026 елның 1 октябреннән җылылык белән тәэмин итүгә тарифлар 14 процентка артачак. Бу хакта республиканың Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте. Чара ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслары оешмаларының узган җылыту чорындагы эш йомгакларына багышланган иде.
Бер гигакалориянең яңа бәясе 3 348 сум тәшкил итәчәк. Бу арту республикадагы барлык җылылык энергиясен кулланучыларга кагылачак.
Нет комментариев