Ил өстенә зур сынаулар килгәндә безнең халык берләшә, бер-берсенә ярдәм итә торган булган.
Бу күренеш хәзерге вакытта да дәвам итә дисәк бер дә ялгыш булмас. Махсус хәрби операция башлангач Балтач авылыннан 8 егет мобилизация һәм контракт нигезендә хәрби хәрәкәтләр барган урыннарда хезмәт итә башлыйлар. Бу язмабыз Балтач авыл халкы турында. Алар махсус хәрби операция башлануга бердәм булып егетләребезгә төрле яктан ярдәм эшләре башлап җибәрделәр.Без бу хакта тулырак мәгълүмат алу өчен авыл мәдәният йорты мөдире Алсу Вафинага мөрәҗәгать иттек.
- Күмәк эшләрне авыл мәдәният йортында эшлибез. Бу күңел хәләте белән башкарыла торган эш. Бирегә күбесенчә хатын-кызларыбыз үзләре теләп йөриләр. Кемнедер генә аерып атау дөрес булмас иде. Битарафлык күрсәтүчеләр дә бар, әмма күпчелек вәзгыятьне дөрес аңлый. Алар белән бергәлектә маскировка сеткалары үрәбез, гуманитар посылкалар җыябыз, күпләп мендәрләр дә ясадык, өйләрдә егетләр өчен оекбашлар бәйләүче өлкән яшьтәге апаларыбыз да бар. Район үзәгендә яшәүче авылдашларыбыз, күрше Ямаш авылы кешеләре дә безнең янга эзне суытмыйлар.
Күптән түгел генә бергәләшеп чишмә буйларында, кырда үсүче файдалы үләннәр җыеп киптердек. Аларны Яңа Арыш авылыннан Илдус абый Хафизов җыеп алып китте. Ул хатыны белән бергә өйләрендә егетләребезгә чәй өчен үләннәр җыелмасы әзерлиләр. Сүз уңаенда шуны да әйтим, Узган көздә Илдус абый киптерелгән аш ясау өчен яңа уңыштан һәм консервланган яшелчәләр кирәклеген әйткәч авылыбыз халкы бердәм кушылып кирәкле чималны җыеп бирдек. Әзер сеткаларны, посылкаларны Биектау авылында яшәүче Гүзәлия - Наил Гайфетдиновларга, Казанга Рөстәм Вафин һәм районнан китүче гуманитар ярдәм колоннасына авыл җирлеге башлыгы Нияз Гарипов илтә,-ди ул.
- Хәзер яңалыкларны тиз арада социаль челтәрләрдә күреп була. Күптән түгел сез егетләр өчен өй ризыгы булыр дип җыелышып токмачлар да әзерләгәнсез. Белгәнемчә бу беренче тапкыр түгел инде. Сетка үрер өчен дә чимал кирәк. Аларны кайдан аласыз?- дип сорадым.
- Токмач өчен онны иганәчеләребез бирә, йомырка авыл кешесендә бар бит инде ул. Ә сеткалар өчен шулай ук авылдашларыбыз, әйткәнемчә күрше Ямаш авылы, бер таныш булмаган кешеләр дә матди ярдәм күрсәтәләр. Без ярдәм итүчеләрнең һәркайсына рәхмәтлебез, -ди Алсу елмаеп, әңгәмәбез ахырында.
Бүгенгесе көнне авыл зиратында ахыргы урыннарын тапкан Рәсүл Вафин, Камил Шакиров, Марс Мостафин каберләре өстендә әләмнәр җилфердәсә, авыл кияве Иван Головин «Курган» комплексында җирләнгән. Алар безнең күңелләре-бездә мәңгелек геройлар булып сакланырлар.
- Нияз Шайдуллин
Нет комментариев